Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рабигыль-ахыр latin yazuında])
Рабигыль-ахыр (гарәп. ربيع الآخر раби‘ әл-ахир - "соңгы яз", яки ربيع الثاني раби́' әс-са́ни (гарәп. — икенче яз)) — Һиҗри тәкъвимнең дүртенче ае[1][2].
| Һ |
М |
Беренче көн |
Ахыргы көн |
| 1431 |
2010 |
17 март |
14 апрель |
| 1432 |
2011 |
6 март |
4 апрель |
| 1433 |
2012 |
23 февраль |
23 март |
| 1434 |
2013 |
11 февраль |
12 март |
| 1435 |
2014 |
1 февраль |
1 март |
| 1436 |
2015 |
21 гыйнвар |
19 февраль |
| 1437 |
2016 |
11 гыйнвар |
9 февраль |
| Рабигыль-ахыр ае |
Һиҗри тәкъвим ай календаре буенча төзелә һәм айлар күктә яңа ай сызыгы барлыкка килүе белән башланып китә. Ай елы Кояш елыннан 11,5 көнгә кыскарак булганлыктан, Рабигыль-ахир ел саен 11 яки 12 көнгә иртәрәк килә.
- Һиҗринең 11нче елы (632 ел, 27нче июнь) — Усама ибне Зәед җитәкчелегендәге мөселман гаскәре Хәлифәт чикләрен румлылар һөҗүменнән саклау өчен Гарәбстан ярымутравының төньягына чыгуы.
- Һиҗринең 1046нчы елы (1636 ел, 2нче сентябрь) - фарсылар Мәхрән сугышында госманлыларны җиңә.
- Һиҗринең 125һнче елы (1835 ел, 28 июль) — Мөхәммәт Гали патша Мисыр музее һәм Борынгы әйберләр хезмәте төзү турында боерык чыгара.
- Һиҗринең 561нче елы (1166ел, 21 февраль) - Багдадта 91 яшендә бөек Ислам әһеле, мөгаллим, мулла шәех Габделкадыйр Гыйләни вафат була.
- Һиҗринең 583нче елы (1187 ел, 4 июль) — Хәттин янында сугыш. Бу көнне Сәлахетдин солтан җитәкчелегендә мөселман гаскәрләре (аны ауропалылар Саладдин дип тә атыйлар) Фәләстиндәге Хәттин дип аталучы урында тәре йөртүчеләр өстендә җиңү яулый.
- Һиҗринең 1033нче елы (1624 ел, 10 декабрь) - бөек галим һәм укытучы Әхмәд Сирхинди вафат була, аны Раббани имам исеме астында да беләләр. Шулай ук аны Мөҗәдид әлфи әс-саный, ягъни икенче меңъеллыкның иманын яңартучы дип атыйлар. [3]
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр | |
|---|