Равил Вәли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Вәли latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Равил Вәли
Туган телдә исем Равил Вәли улы Вәлиев
Туган 20 август 1942(1942-08-20)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Яңа Кенәр
Үлгән 31 март 2020(2020-03-31) (77 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Чистай урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре язучы, журналист
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Фатих Хөсни премиясе
Эдуард Касыймов премиясе

Равил Вәли (псевдоним), тулы исем-фамилиясе Равил Вәли улы Вәлиев (1942 елның 20 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы Яңа Кенәр2020 елның 31 марты, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1978 елдан). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000). Фатих Хөсни (2010) һәм Эдуард Касыймов исемендәге премияләр лауреаты. КамАЗ төзелеше ударнигы[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Балалык еллары шушы райондагы Иске Әҗем авылында үтә. 1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел Арча педагогия училищесында укый, аннары бераз вакыт үз авылларында укытучы булып эшли. 19611964 елларда Равил Вәлиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны тәмамлап, башта күп тиражлы «Татарстан кооператоры» газетасында әдәби сотрудник, аннары Казан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли. 1969 елның көзендә Татарстанда Кама автомобиль заводы төзелә башлый. Гасыр гигантын коруда катнашу теләге 1970 елның маенда яшь журналист Равил Вәлиевне дә Чаллыга алып килә. Төзүчеләр хезмәтен һәм тормышын яхшырак өйрәнү максаты белән, башта ул гади ташчы булып эшли, язылачак әсәрләренең геройлары белән иңгә-иң торып, Яңа Чаллының беренче йортларын салыша, күргән-кичергәннәрен исә көндәлек дәфтәренә теркәп бара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19701972 елларда Равил Вәлиев Чаллыдагы «Кама таңнары» исемле күп тиражлы газетаның редактор урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Тиздән авторның «Каурыйлар чыныкканда» дигән очерклар циклы «Казан утлары» журналында (1972 ел, № 2, 3, 4) басылып чыга һәм журналның еллык премиясе белән бүләкләнә. Яшь язучы тарафыннан тагы да киңәйтелебрәк эшләнгән бу әсәр 1973 елны Татарстан китап нәшриятында «Шәһәр булсын бүләгем» исемле документаль повесть рәвешендә аерым китап булып басыла һәм укучыларның җылы бәясенә лаек була. Әсәр очеркистларның 1974 елда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия семинарында да тикшерелә һәм уңай бәя ала.

Равил Вәли 1978 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге (2010) премия лауреаты.

2020 елның 31 мартында Казанда 78нче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң вафат. Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләнгән[3][4].

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]