Равил Гарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Гарипов latin yazuında])
Равил Гарипов
Туган телдә исем Гарипов Равил Касыйм улы
Туган 8 июнь 1954(1954-06-08) (69 яшь)
Түбән Урысбага, Норлат районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССБР байрагы ССРБ
Яшәгән урын Казан, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре икътисадчы
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе

Гарипов Равил Касыйм улы - “Каздорстрой” ачык акционерлык оешмасы җитәчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарипов Равил Касыйм улы 1954 нче елның 8 нче июнендә элекке Норлат районы Урысбага авылында крестьян гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. 1961 нче елда Урысбага мәктәбенә 1нче класска укырга керә. Ул бик актив, шук була. Концертларда катнаша, спектакльләрдә уйный, шигырьләр сөйләргә ярата. Мәктәптә иң яраткан фәне математика була. 7-8 сыйныфларда укыганда математика һәм физика буенча үткәрелгән район олимпиадаларында катнаша.

Югары сыйныфларны Равил Казан шәһәрендәге 10 нчы интернат-мәктәптә тәмамлый. Аннары Казан финанс институтына укырга керә. 1975 нче елда институтны тәмамлап, Төмән өлкәсенә эшкә китә. Шул ук елны армия сафларына алына. Хабаровск өлкәсендә Япон диңгезендә Бухта Ольга, Сопка Богатырьда ПВО частьләрендә хезмәт итә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Армиядән соң туган якларына кайта, Зеленодольск СМУ ның Норлат бүлегендә экономист булып эшли. 1977 нче елдан Казан шәһәрендә яши башлый, “Каздорстрой” оешмасына бухгалтер-ревизор булып урнаша. Менә инде 42 ел шушы оешмада  җитәкче булып эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар орден, медаллләр , мактау грамоталары белән бүләкләнә.Равил Гарипов- Татарстанның һәм Россиянең атказанган төзүчесе. Ул Россиянең һәм Зеленодол районының почетлы гражданины. Экономика фәннәре кандидаты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]