Равил Кашапов
| Равил Кашапов | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Кашапов Равил Исхак улы |
| Туган | 15 ноябрь 1956 (68 яшь) Чиләбе өлкәсе Увел районының Красногорск бистәсе |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
| Һөнәре | спортчы, укытучы |
Равил Кашапов — җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт остасы, СССР һәм РСФСР чемпионы, укытучы. Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре (2025)[1].
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Равил Кашапов Чиләбе өлкәсе Увельский районының Красногорск поселогында 1956 елның 15 ноябрендә туа. Аның беренче тренеры — РСФСР атказанган тренеры, Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Хәниф Мортазин. 1981 елда спорт белән шөгыльләнүен Волгоград дәүләт физик культура институтының Казан филиалындагы спорт медицинасы кафедрасында укыту эше белән бергә алып бара. 1986 елда филиалны Чаллы шәһәренә күчергәч, ул да күченә һәм хәзер дә Равил Кашапов Чаллыда яши һәм эшли.
Спорт карьерасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1988 елда Сеулда (Корея) узган XXIV Олимпиадада марафон йөгерүе буенча катнаша һәм 10 урын ала. 1988 елда Европа кубогында, ә 1998 елда Дөнья кубогында җиңә. 1998 елда Дөнья чемпионатында 100 км йөгерү буенча бронза медаль иясе була. 2001 елда 100 км йөгерү буенча командалы исәптә Европа чемпионы исемен ала.
3000 м алып 100 км кадәр дистанцияләргә йөгерү буенча күп тапкыр СССР һәм Россия чемпионы була.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Рекордсмен спорт газетасы
- 15 ноябрь көнне туганнар
- 1956 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чиләбе өлкәсендә туганнар
- Җиңел атлетика осталары
- Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе чемпионнары
- Россия чемпионнары
- Аурупа чемпионнары
- Татар спортчылары
- Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халыкара класслы спорт осталары
- Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәрләре