Равил Мотыйгулла улы Кәримов
(Равил Кәримов (янгын сүндерүче) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Равил Кәримов | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Мотыйгулла улы Кәримов |
Туган | 19 май 1952 (68 яшь) Мостафа, Бакалы районы, Башкортстан АССР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ → Русия |
Һөнәре | янгыннан саклану хезмәте башлыгы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены |
Равил Кәримов (Равил Мотыйгулла улы Кәримов) – Башкортстанның янгыннан саклану дәүләт оешмасы җитәкчесе, полковник.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1952 елның 19 маенда Башкортстан АССРның Бакалы районы Мостафа авылында туа. Мостафа мәктәбендә 8 сыйныфны бетергәч, Бакалыда техник училищеда тракторчы – машинист һөнәренә укый. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын, Свердловск янгынга каршы тору техник училищесын тәмамлый.
1970 - 1972 елларда хәрби хезмәтне үти.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1973 - 1974 елларда Стәрлетамакта № 17 янгыннан саклану бүлеге хезмәткәре.
- 1976 - 1979 елларда Стәрлетамакта № 19 янгыннан саклану бүлегенең каравыл башлыгы, өлкән инженеры.
- 1979 - 1984 елларда Башкортстан АССРның янгыннан саклану идарәсенең гражданнар саклануы һәм мобиль эшләр бүлегенең өлкән инженеры.
- 1984 - 1985 елларда Башкортстан АССРның янгыннан саклану идарәсенең бүлек җитәкчесе ярдәмчесе.
- 1985 - 1989 елларда Уфа шәһәренең № 3 янгыннан саклану бүлеге башлыгы.
- 1989 - 1991 елларда Башкортстан АССРның эчке эшләр министрлыгының янгыннан саклану дәүләт идарәсенең 10-хәрбиләштерелгән тәэмин итү отряды башлыгы.
- 1991 - 1994 елда Башкортстан АССРның эчке эшләр министрлыгының янгыннан саклану дәүләт идарәсенең бүлек башлыгы урынбасары.
- 1994 - 2006 елларда – Русиянең Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгыннан саклану дәүләт идарәсенең 22-отряды башлыгы.
- 2006 елдан – Башкортстанның 22 санлы янгыннан саклану отряды (Уфа) дәүләт оешмасы башлыгы[1].
Янгыннан саклану буенча хезмәтләренә патентлары бар[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- III дәрәҗә Изге кенәз Алексадр Невский ордены
- II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- Салават Юлаев ордены (2009)
- “Янгыннан саклану хезмәте отличнигы”
- «Бакалы районының шәрәфле ватандашы»
Бакалы якташлыгы оешмасында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Оешкан көненнән алып (1999), якташлыкның башкарма комитеты рәисе.
- Бакалы районының социаль – икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертә.
- Чәкәт - Урманай юлын сафка кертүне тәэмин итә.
- Туган авылы Мостафада һәм Иске Корычта янгын бүлеге һәм депосы ачуда ярдәм итә.
- Бакалы районы яшьләренең Уфаның дәрәҗәле югары уку йортларына, шул исәптән янгыннан саклану кафедрасына[3], керүен тәэмин итү өчен, районда вузларның әзерлек курсларын оештыруда катнаша.
- Якташларын Уфага мәдәни чараларга китертүне даими оештыра.
Үзенең “Мостафа чишмәләре” китабында туган авылының табигате, хөрмәтле шәхесләре турында олы мәхәббәт белән сөйли[4].
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Андреев А.Г., Латыпова А.А. идр. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
- Каримов Р.М., Шокурова С.П.,Кусырева Ю.А.15 лет землячеству. Бакалы, 2014.