Равил Моратов
Внешний вид
Равил Моратов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Равил Фатыйх улы Моратов |
Туган | 30 август 1949 (75 яшь) Норлат районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Рави́л Фаты́йх улы Мора́тов (1949 30 августы) — Татарстан һәм Россия сәясәтчесе. Татарстанның беренче вице-премьеры (1995-2010).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моратов Равил Фатыйх улы 1949 елның 30 августында ТАССРның Октябрь районы “Төрнәс” совхозында туа.
Белеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1980 елда "сәүдә икътисады" белгечлеге буенча Бөтенсоюз совет сәүдәсе читтән торып уку институтын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1964-1965 елларда ТАССР Октябрь районы Октябрь район кулланучылар берлегенең Мамык авыл кулланучылар ширкәте экспедиторы.
- 1966-1967 елларда Түбән Кама шәһәре “Татэнерготөзелеш” трестының 7 нче номерлы махсуслаштырылган идарәсенең слесарь- монтажчысы.
- 1967-1968 елларда Липецк шәһәре “Промтөзелеш” трестының “Үзәк метро төзелеше” махсуслаштырылган идарәсе слесарь-монтажчысы.
- 1968-1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
- 1970-1972 елларда ТАССР Октябрь районы Төрнәс спирт заводының смена технологы.
- 1972-1974 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз фәнни-реставрацион комбинатының Воронеж участогы слесарь-монтажчысы, балта остасы.
- 1974-1976 елларда ТАССР Октябрь районы кулланучылар берлегенең Мамык ваклап сату сәүдә предприятиесе директоры.
- 1976-1979 елларда ТАССР ның Норлат шәһәрендә сәүдә буенча Октябрь район кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
- 1979-1983 елларда ТАССРның Чистай шәһәрендә Чистай кулланучылар берлеге идарәсе рәисе.
- 1983-1987 елларда Казан шәһәре Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
- 1987-1989 елларда ТАССР сәүдә министры.
- 1989-1991 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.
- 1991-1995 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
- 1995 елдан 2010 елның 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.[1]
Икътисад фәннәре докторы.
Дәүләт бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- “Почет билгесе” Ордены, 1986,
- Дуслык ордены, 2006,
- Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, 1999,
- “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, 2005.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рәсми Татарстан сайты, archived from the original on 2011-07-17, retrieved 2014-12-31
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://prav.tatar.ru/tat/pravit/1.htm(үле сылтама)