Равил Низаметдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Низаметдинов latin yazuında])
Равил Низаметдинов
Туган 10 март 1929(1929-03-10)
Яңа Чокалы, Гарадишчы вулысы, Буа кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 10 июнь 1993(1993-06-10) (64 яшь)
Күмү урыны Чүпрәле районы
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Равил Низаметдинев (Равил Мифтах улы Низаметдинев, 10 март 1929(1929-03-10), Яңа Чокалы, Гарадишчы вулысы, Буа кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР10 июнь 1993(1993-06-10) (64 яшь), ) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1990), РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1983), Чүпрәле районының Н.Э. Бауман исемендәге күмәк хуҗалык рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1962-1972), Тукай районы «Весенний» совхозы директоры (1972-1993).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 10 мартында Чүпрәле районының Яңа Чокалы авылында туган.

Җидееллык мәктәпне тәмамлый. Әтисен дә, әнисен дә югалтып, колхозда эшли.

1947-1952 елларда СССР Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт итә. Туган ягына кайткач, бригадир, колхоз рәисе урынбасары, авыл советы рәисе булып эшли.

1959-1962 елларда Ульян шәһәрендә партия-совет мәктәбендә укый.

1962-1967 елларда — Н. Э. Бауман исемендәге колхоз рәисе, аннары биш ел дәвамында Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

1972-1993 елларда-төзелә торган Чаллы теплица комбинаты директоры, «Весенний» совхозының беренче директоры.

1966 елда КПССның ҮК каршындагы читтән торып югары партия мәктәбен тәмамлый.

1992 елда Р. М. Низаметдинов пенсиягә чыга.

Соңгы елларда Яр Чаллы шәһәрендә яши, 1993 елда вафат була. Чүпрәле районының Яңа Чокалы авылында җирләнгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә урамга исеме бирелгән.
  • Чүпрәле районының Яңа Чокалы авылында шушы авылда туып — үскән Социалистик Хезмәт Герое, Россия һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Низаметдинов музее ачылды.

Бүләкләр һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]