Равил Рахмани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Равил Рахмани
Р.Рахмани.jpg
Туган телдә исем Равил Фәйзрахман улы Кукушкин
Туган 8 май 1949(1949-05-08) (68 яшь)
ТАССР Буа районы Атау-Толымбай авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре әдәбият галиме, мөхәррир
Җефет Асия
Балалар кызы Сәрия
Ата-ана
  • Фәйзрахман (әти)
  • Бибиәсма (әни)

Равил Рахмани (псевдоним, чын исеме Равил Фәйзрахман улы Кукушкин (1949 елның 8 мае, Буа районы Атау-Толымбай авылы) — әдәбият белгече, нәшрият мөхәррире, шагыйрь. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире (2007 елдан). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1982). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). Филология фәннәре кандидаты (1985). Гыйльми эшчәнлеге әдәбият теориясенә, татар балалар шигъриятен өйрәнүгә, фольклорга, ХХ гасыр әдәбиятына багышланган. 700 татар әдибе турында ике томлы «Әдипләребез» исемле белешмәлек автордашы (2009, Р. Даутов белән бергә). «Кыйбла» нәшрияты ачып, татар телендә дин китапларын башлап чыгаручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белдерү.
Мәскәү, Асадуллаев йорты. 2015
«Әдипләребез» белешмәлеге. 2009

1949 елның 8 маенда Татарстан АССР Буа районы Атау-Толымбай авылында биш балалы гаиләдә туган. Әтисе, МТС эшчесе, механик Фәйзрахман 1956 елда вафат. Әнисе Әминә (Бибиәминә) Җәләлетдин кызы — язучы Гомәр Толымбайның сеңлесе.
Буада Вахитов исемендәге урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1971) тәмамлаган. Диплом эшенең (җитәкчесе Нил Юзиев) темасы: «Поэзиядә логик фикерләү». КДУның татар әдәбияты кафедрасында аспирантура тәмамлый (1974, җитәкчесе Хатип Госман). Татар балалар шигъриятен өйрәнә. «Поэзиядә ассоциатив фикерләү» темасына диссертация язып тәмамлый. Ләкин шул ук елны Мәскәүнең Югары аттестация комиссиясе милли азчылык телләрендә язылган диссертацияләрне кабул итми башлый. Ике елдан соң, "фәнни хезмәтләр бары урыс телендә генә язылырга тиеш" дигән рәсми карар чыга. Шул сәбәпле Равилнең диссертациясе якланмый кала, чөнки автор аны урыс теленә күчереп язудан һәм урыс телендә яклаудан баш тарта. Яшь галим унбер ел үткәч кенә «Татар совет балалар әдәбияты (үсеш үзенчәлекләре һәм шигъри аерымлык мәсьәләләре)» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1985).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10 яшеннән шигырьләр яза. Дистәләгән шигырьләре Буа районы «Яңа юл» («Байрак») газетасында басыла. Үсмер чагында Хәсән Туфаннан, Илдар Юзеевтан шигъри иҗат турында дәрес ала. Шигырьләр язса да, хезмәт вазифасы китап нәшриятында булса да, иҗат җимешләрен бастырырга бик ашкынып тормаган. Шигъри иҗатын 30-40 елга туктатып торып, фәнгә кереп китә.
«Мең чакрымга мең чакрым» шигырьләр җыентыгын Миргазыян Юныс югары бәяли [1].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар балалар поэзиясе антологиясе (төзүче һәм кереш авторы Равил Рахмани). Казан, ТКН, 1980.
  2. Шигъри бишек (монография). Казан: ТКН, 1981.
  3. Канатлы дөнья (монография). Казан: ТКН, 1984.
  4. Зимагурлар һәм ристаннар җыры (фольклор). (төзүче Равил Рахмани). Казан: ТКН, 1989.
  5. Юл догасы (дини әдәбият) (төзүче Равил Рахмани). Казан: ТКН, 1990.
  6. Мең чакрымга мең чакрым (шигырьләр). Казан: ТКН, 2006.
  7. Гомәр Толымбай. Сайланма әсәрләр (төзүче Равил Рахмани). Казан: ТКН, 2000.
  8. Муса Җәлил. Моабит дәфтәрләре: факсимиль басма (төзүче Равил Рахмани). Казан: ТКН, 2000.
  9. Әдипләребез (төзүчеләр Рәис Даутов, Р. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1999 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Мирас» журналының махсус саны. «Мирас», 2009 ел, № 10.
  2. Шәмси С. Китапчы – әдип, мөхәррир, галим. «Шәһри Казан», 1999 ел, 7 май.
  3. Вәлиев М. Гасырлар ярында...«Казан утлары», 1999 ел, № 5.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Мирас», 2009 ел, 12 сан, 50-69 битләрдә