Эчтәлеккә күчү

Равил Таҗиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Таҗиев latin yazuında])
Равил Таҗиев
Туган телдә исем Равил Наил улы Таҗиев
Туган 1 октябрь 1953(1953-10-01) (72 яшь)
СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Яңа Бүләк
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты
Һөнәре инженер-механик
Җефет Розалия Маһиҗан кызы
Балалар Рамил, Гүзәл
Ата-ана
  • Наил Таҗимөхәммәт улы (әти)
  • Мөкәрәмә Миннехан кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре ТР Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (2013)

Равил Таҗиев, Равил Наил улы Таҗиев (Равиль Наилович Тазиев; 1953 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Яңа Бүләк) ― инженер-механик, «Чаллы-бройлер» ҖЧҖ баш инженеры, 1999―2003 елларда «Тукай машина-механик станциясе» ААҖ директоры. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (2013)[1].

1953 елның 1 октябрендә Татарстан АССР Ворошилов (хәзерге Тукай) районы Яңа Бүләк авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе (тумышы белән Сарман районы Шыгай авылыннан) Наил Таҗимөхәммәт улы Таҗыев (01.02.1931―01.07.1992) Сарман, Тукай районнары авыллары ― Яңа Бүләк, Шәрләрәмә, Октябрь Бүләге, Саклаубаш, Иске Дөреш, Карашай-Саклау авылларында укытучы, директор, колхоз председателе, партия оешмасы секретаре булып эшләгән. Әнисе Мөкәрәмә Миннехан кызы Таҗыева (04.09.1930―24.11.2013), 1959―1990 елларда Сарман районының төрле авылларында татар теле һәм әдәбият укыткан, Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхабиеваны[2] беренче тапкыр авыл сәхнәсенә алып чыккан укытучы, шулай ук сыйныф җитәкчеләре булган[3]. Гаиләдә тагын ике кыз бала үскән: Резедә (Хөснетдинова, 1957 елгы, Шәрләрәмәдә туган) һәм Розалия (Фәритова, 1959 елгы, Яңа Бүләктә туган), икесе дә югары педагогик белемгә ия.

1961―1971 елларда Сарман (1984 елдан Тукай) районының Иске Дөреш сигезьеллык һәм Теләнче Тамак урта мәктәпләрендә укыган. Әтисенең эш урыны үзгәреп тору сәбәпле, яшәү-уку урыннарын еш алмаштыру, әти-әнисенең җаваплы хезмәтләр башкаруы шәхеснең мөстәкыйль, төпле акыллы, максатчан булып формалашуына йогынты ясаган. 1971―1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән[1].

Казан авыл хуҗалыгы институтын (2006 елдан аграр университет) «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлаган (1979). Юллама буенча, «Сельхозтехника»ның Яр Чаллы берләшмәсенә эшкә кайткан. Биредә ремонтка кабул итү һәм әзер продукцияне тапшыру буенча мастер, механик―участок инженеры, яңа техника буенча инженер, машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү буенча директор урынбасары, баш инженер вазыйфаларында хезмәт куйган.

1993 елдан ― Яр Чаллы кошчылык фабрикасының баш инженеры. Үзгәртеп кору[d] елларында җимерелеп, таланып бетә язган әлеге предприятиене тергезү, аякка бастыру бурычы куела. Фабрика Татарстан Республикасының кошчылык тармагында флагманлыкны яулап алганчы, 1993―1999 елларда биредә эшли[1].

1999 елдан 2003 елга кадәр ― «Тукай машина-механик станциясе» ачык акционерлык җәмгыяте директоры[1].

2003 елдан лаеклы ялга киткәнче ― «Чаллы-бройлер» ҖЧҖ [4] баш инженеры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Гаиләле. Хатыны Розалия Маһиҗан кызы Таҗиева (кыз фамилиясе Солтанова; 1954 елда Карашай-Саклау авылында туган) ― ветеринария хезмәткәре, Яр Чаллы кошчылык фабрикасының зооветлаборатория мөдире. Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы (2009)[6].

Балалары
улы Рамил Равил улы (1978 елгы, ЯЧДПУ тәмамлаган), Рамилнең хатыны Лиана Урал кызы (1980 елгы, АДПУ тәмамлаган), оныклары Раил (2002 елгы, КДАУ тәмамлаган), Самир (2013, укучы).
кызы Гүзәл Равил кызы (Кәлимуллина; 1981 елгы, КамПИ тәмамлаган). Гүзәлнең ире Ленар Фәрит улы (1983 елгы, КИУ тәмамлаган), оныклары Аделя (2005, КДМУ студенты), Рамазан (2006, КДАУ студенты), Ислам (2011, укучы).

Гаиләсе белән Тукай районы Иске Дөреш авылында үз йортларында яши[1].

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Тазиев Равиль Наилович / Заслуженные люди Тукаеского района (составитель Х. Н. Мухаметшин). Издание 1-е. Наб.Челны: «Ислам Нуры», 2003, стр. 111-112.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 322нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1
  3. Равил Таҗиев. Горурланып яшибез. «Мәдәни җомга», 14.02.2025, № 6 (1524). ― Б.11.
  4. Челны-Бройлер
  5. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның 2013 елның 4 октябрендәге Указы белән
  6. Тазиева Розалия Махизяновна / Заслуженные люди Тукаеского района (составитель Х. Н. Мухаметшин). Издание 1-е. Наб.Челны: «Ислам Нуры», 2003, стр. 111-112.