Эчтәлеккә күчү

Равил Тумашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Тумашев latin yazuında])

Равил Тумашев
Туган телдә исем Равил Рәхим улы Тумашев
Туган 21 апрель 1923(1923-04-21)
Семипалат шәһәре
Үлгән 2 гыйнвар 2016(2016-01-02) (92 яшь)
Казан
Яшәгән урын Достоевски урамы[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре театр режиссеры, тиятыр пидагугы, педагог
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Кызыл Йолдыз ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

 Равил Тумашев Викиҗыентыкта

Равил Рәхим улы Тумашев (1923-2016) — татар театр режиссеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр сәнгате әһелләре гаиләсендә туган. Әтисе Семипалат рус драма театры каршындагы татар труппасының режиссеры, әнисе шул труппаның артисты була. Балалары Равил тугач Тумашевлар гаиләсе Казанга кайта. Монда озак еллар авырганнан соң ун яшьлек Равилнең әтисе үлеп китә. Әнисе Мәскәүдә театр институтында (ГИТИС) уку сәбәпле аны Мәскәүдәге бер балалар йортына урнаштыра, Равил җиде сыйныфны шунда тәмамлый. 1941 елда Казанда урта мәктәп тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән аны хәрби хезмәткә алалар. Шушы елның азагына кадәр оборона заводында эшли. 1942 елның башыннан сугышның ахырына кадәр фронтта була, күп сугыш операцияләрендә катнаша, сугышның барлык фаҗигаләрен кичерә.

1946 елда демобилизацияләнә һәм Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. 1951 елда аны тәмамлап Казанга кайта, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы буенча диплом спектакле куя. Режиссер квалификациясе алып Татар дәүләт академия театрына эшкә кайта. Бу данлыклы коллективка ул үзенең ун ел иҗат гомерен багышлый. Ул татар сәхнәсенә дөнья классикларының, рус һәм татар драматургларының бик күп әсәрләрен чыгара, аларның күбесе татар сәхнәсендә беренче мәртәбә куела.

1962 елда Р. Тумашев Республика татар күчмә театрында эшли башлый. Баш режиссер, әнисе Кәшифә Тумашева пенсиягә киткәч театрның баш режиссеры булып кала һәм 1985 елның азагына кадәр шушы театрны җитәкли. Әлеге чор эчендә ул алтмыш спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш яшь драматургларның беренче әсәрләре күп. Соңгысы — аның иҗат биографиясенең иң игелекле өлеше. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Ризван Хәмид, М.Шәрифуллин, Ю.Сафиуллин, Ю.Әминев кебек атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Р.Тумашев күтәрде.

Р. Тумашев күп еллар дәвамында Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында үзешчән сәнгать өчен бик күп режиссерлар хәзерләде.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ике орден, күп медальләр белән бүләкләнде. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1966 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. 1976 елда Т.Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш», А.Гыйлаҗевның «Сары чәчәк ата көнбагыш», И.Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» спектакльләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының Мактау Таныклыгы тапшырылды.

2016 елның 2 гыйнварында Казанда вафат [2].

  1. Память народа — 2015.
  2. «Яңа гасыр-Болгар радиосы» мәгълүматы, 02.01.2016