Равил Фәйрүзов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Фәйрүзов latin yazuında])
Равил Фәйрүзов
Туган телдә исем баш. Фәйрүзов Рауил Закирйән улы
Туган 2 апрель 1949(1949-04-02)
Югары Кыйгы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 10 февраль 1996(1996-02-10) (46 яшь)
Уфа, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]

Фәйрүзов Равил Закирҗан улы (2 апрель 1949 ел — 10 февраль 1996 ел) — эчке эшләр органнары һәм дәүләт эшмәкәре. Милиция генерал-майоры. 1995—1996 елларда Башкортстан Республикасының эчке эшләр министры һәм 1 нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Республикасының атказанган юристы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Закирҗан улы Фәйрүзов 1949 елның 2 апрелендә Башкорт АССР ы Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында туа. Башкорт дәүләт университетын һәм ССРБ-ның Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлый.

Хезмәт юлын Уфа приборлар эшләү заводында слесарь булып башлый, ары Кыйгы районының «Сельхозтехника» берекмәсендә эшли. 1968 елдан 1970 елга кадәр армия сафында хезмәт итә, запаска кайтарылганнан соң Уфа моторлар эшләү заводында, «Союз» Уфа машиналар эшләү конструкторлык бюросында, Уфа нефть эшкәртү заводында эшли.

1973 елдан 1985 елга кадәр — уголовный розыск бүлекчәсе инспекторы, башлык урынбасары һәм начальнигы, Калинин район Советы башкарма комитетының эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары. 1985 елдан — Уфа шәһәре Эчке эшләр идаралыгының уголовный розыск бүлеге начальнигы урынбасары, Уфа шәһәре Октябрьский районының эчке эшләр бүлеге начальнигы.

1989 елда Башкорт АССР ы Эчке эшләр министрлыгының 6 нчы бүлеге начальнигы, ары Башкортстан Республикасының эчке эшләр министрының беренче урынбасары итеп тәгаенләнә.

1995 елдан 1996 елга кадәр Башкортстан Республикасының эчке эшләр министры сыйфатында эшли. Башкортстан Республикасының Иминлек Советы әгъзасы була.

1996 елның 10 февралендә вафат була. Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М. А. Кутлугаллямов, Р. А. Киреев, А. Г. Нуртдинов, Н. А. Супряга — Кто есть кто в Республике Башкортостан — «Известия Башкортостана», 1995 г.- 43 с. — ISBN 5-8258-0073-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]