Равил Фәхруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Фәхруллин latin yazuında])
Равил Фәхруллин
Туган 11 апрель 1981(1981-04-11)[1] (42 яшь)
Ракитное[d], Киев өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР яки Рокитное[d], Ровно өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР[2]
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Һалл университеты[d]
Һөнәре химик, биолог, университет профессоры, тереклек химиячесе, микробиолог, галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: фән кандидаты һәм биология фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: тереклек химиясе[2], микробиология[2], химия[2], материаллар белеме[d], Нанобиотехнология[d][2] һәм берекмә материал[d][2]
Эш урыны: Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: фән кандидаты һәм биология фәннәре докторы[d]

Фәхруллин Равил Фәрит улы (1981 елның 11 апреле, Ракитное (Ракитное районы), Киев өлкәсе, Украина ССР) — биохимик, функциональ биологик материаллар һәм бионанотехнология өлкәсендә белгеч. Биология фәннәре докторы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының баш гыйльми хезмәткәре[3].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Фәрит улы Фәхруллин 1981 елның 11 апрелендә Украинаның (ул вакытта Украина ССР) Киев өлкәсе Ракитное шәһәр тибындагы поселогында туа. 1998 елда Казан шәһәренең 19 санлы мәктәп-гимназиясен тәмамлый.

2003 елда «биохимия» юнәлеше буенча Казан дәүләт университетының биология-туфрак белеме факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. 2006 елда шушы ук факультетта биохимия буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Диссертация пьез-кварц биосенсорлары өчен ДНК-лы наноэлпәләрне җитештерү,сыйфатлары һәм аларны куллану темасына багышланган[4].

2006 — 2007 елларда Һалл университетының (Бөекбритания) табигый фәннәр һәм инженерия факультетында магистрлык белемен алып, химия һәм нанотехнология белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсенә ия була. 2011 елда Казан федераль университетында микробиология буенча докторлык диссертациясен яклый. Бу юлы диссертация темасы полиэлектролитлар һәм нанокисәкчекләр кулланып, микроорганизмнарның күзәнәкләрен функциональләштерүгә багышлана[5].

2017 елдан — КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында Бионанотехнология фәнни-тикшеренү лабораториясендә баш гыйльми хезмәткәр[3].

2017 елда Британиянең Патша химия җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (Fellow) итеп сайлана[6]. Британиядәге RSC Advances химия журналының өстәмә мөхәррире.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Фахруллин функциональ композит биоматериаллар төзү һәм аларны куллану өлкәсендә эшли. Эзләнүләренең төп юнәлешләре:

  • күзәнәк өслеге инженериясе [7][8];
  • даруларны җиткерү, саклагыч өслекләр өчен микробка һәм тутыгуга каршы препаратларны капсулага төрү һәм тукыма инженериясенә скаффолдлар[9] корыр өчен галлуазит нанокөпшәләрен кулланып наносавытлар ясау[10];
  • мәдәни мирас объектларына диагностика ясау һәм аларны реставрацияләү өчен материаллар уйлап табу[11];
  • наноүлчәмдәге материалларның агулылыгын бәяләү буенча тикшеренүләр[12][13][14].

Халыкара хезмәттәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Фәхруллин Бөекбританиядә Һалл университетында һәм Шеффилд университетының Крото тикшеренү институтында, Төркиядә Истанбул шәһәрендәге Едитепе университетында, Италиядә Палермо университетында һәм АКШта Луизиана техник университетының Микроҗитештерү институтында эшләгән. Шулай ук ул Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды хуплаган берничә халыкара проектны җитәкли.

Төп хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Scopus'ның 2019 елгы мәгълүматларына күрә, Равил Фәхруллин 90нан артык фәнни публикациянең авторы булып тора, аларга җәмгысе 2600 тапкыр сылтама ясалган; Һирш индексы — 32[15].

Китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ed. G. Lazzara & R. Fakhrullin. Nanotechnologies and Nanomaterials for Diagnostic, Conservation and Restoration of Cultural Heritage. — Elsevier, 2018. — 432 б. — ISBN 9780128139103.
  • ed. Y. Lvov, B. Guo, R. Fakhrullin. Functional polymer composites with nanoclays. — Cambridge, UK: Royal Society of Chemistry Publishing, 2016. — 433 б. — ISBN 978-1-78262-422-6.
  • ed. R.F. Fakhrullin, I.S. Choi, Y.M. Lvov. Cell Surface Engineering: Fabrication of Functional Nanoshells. — Cambridge, UK: Royal Society of Chemistry Publishing, 2014. — 350 б. — ISBN 9781849739023.

Публикацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләр һәм премияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» республика бәйгесенең "Табигый фәннәр" юнәлешендә җиңүче (2011)[16];
  • Татарстан Фәннәр Академиясенең Яшьләр премиясе (2011);
  • «Палермо университетының кунак профессоры» шәрәфле исеме (2017);
  • Россия Федерациясе Президентының яшь фән докторлары өчен гранты (2018).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]