Равил Хөснуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Хөснуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес ир-ат
Туу датасы 14 декабрь 1957(1957-12-14) (63 яшь)
Туу урыны Илбау, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа РФ Дәүләт думасы депутаты[d]
Әгъзалык Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации VII созыва[d]
Академик дәрәҗә педагогия фәннәре нәмзәте[d]
Сәяси фирка әгъзасы Патриоты России[d]
Commons-logo.svg Равил Хөснуллин Викиҗыентыкта

Равил Камил улы Хөснуллин (1957 елның 14 декабре, Львов, УССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты әгъзасы[1].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Хөснуллин 1957 елның 14 декабрендә Львов шәһәрендә туа. 1979 елда «физик культура» белгечлеге буенча Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлый. 1990 елда, Казан дәүләт педагогика институтының аспирантурасын тәмамлаганнан соң, педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2]. 1979 елда, югары белем алганнан соң, армиягә алынганчы, Казан шәһәренең 16 нчы урта мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли. 1980 елда Совет Армиясе сафларына алына. Армиядән, югары уку йортын тәмамлаучы буларак, бер ел хезмәт итеп кайткач, 1981—1982 елларда Волгоград физик культура институтының Казан филиалында укытучы була. 1982—1983 елларда Волгоград физик культура институтының Казан филиалы Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ) секретаре булып эшли. 1982 елдан 1987 елга кадәр ВЛКСМның Казан шәһәр комитетында спорт һәм оборона-массакүләм эшләр бүлеге мөдире булып эшли[3].

1990 елдан 2001 елга кадәр Казан дәүләт педагогика институтында педагогика кафедрасы ассистенты вазыйфасында эшли. 1991 елның мартыннан декабренә кадәр татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фондында директор урынбасары була. 1991—1997 елларда эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә, берничә шәхси предприятиене, шул исәптән Татарстан-Төркия уртак предприятиесен гамәлгә куючы һәм җитәкчесе була. 1997 елдан 2001 елга кадәр Хәзерге заман гуманитар институтының Казан филиалында өлкән укытучы булып эшли. 2001 — 2006 елларда — «Кораллы көчләр, эчке эшләр органнары һәм дәүләт куркынычсызлыгы органнары инвалидлары» президенты киңәшчесе вазыйфасында эшли[3].

2006 елдан «Россия патриотлары» партиясенең төбәк бүлеген җитәкли. 2007 һәм 2011 елда «Россия патриотлары» партиясеннән Дәүләт Думасы депутатларына ике тапкыр уңышсыз баллотлана. 2014 елдан башлап Гомумроссия халык фронтының башкарма комитеты башлыгы булып тора[4]. 2013 елдан 2016 елга кадәр хәлиткеч тавыш хокукы белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы була[5].

2016 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча Дәүләт Думасына мандатларны бүлү нәтиҗәләре буенча VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[6].

Закон чыгару эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 74 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы була[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]