Эчтәлеккә күчү

Равис Госманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равис Госманов latin yazuında])
Равис Госманов
Туган 9 сентябрь 1940(1940-09-09) (84 яшь)
Уразай, Актаныш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Фән шәһәрчеге[d]
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан ветеринария институты
Һөнәре байтар
Эш бирүче Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Гыйльми дәрәҗә: ветеринария фәннәре докторы[d]

 Равис Госманов Викиҗыентыкта

Равис Госманов (Равис Госман улы Госманов, 9 сентябрь 1940(1940-09-09) (84 яшь), Уразай, Актаныш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — СССР һәм РФ микробиологы, ветеринария фәннәре докторы (1986), профессор (1987), ТР дәүләт премиясе лареаты (2007), КВИнең микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы мөдире (1987-2007).

1963 елда ветеринария табибы белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Аннары альма-матер: кече фәнни хезмәткәр (1963), аспирант (1965-1968), өлкән фәнни хезмәткәр (1971-1986), хайваннарның риккетсиозларын (Ку-бизгәкләрен) өйрәнү буенча фәнни хезмәткәрләр төркеме җитәкчесе (1980-1986), микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы мөдире (1987-2007), уку эшләре буенча проректор (1998), микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы профессоры (2007).

2006 елдан - фәнни редакция коллегиясе (терлекчелек һәм ветеринария) рәисе, 2008 елдан - Татар энциклопедиясенең төп фәнни-редакция коллегиясе әгъзасы.

Халыкара ветеринария фәннәре академияләренең (2001), аграр мәгариф (2003) һәм мәгълүматлаштыру академияләренең хакыйкый әгъзасы (академигы) итеп сайлана.

Фәнни эшчәнлек эпизоотологик үзенчәлекләрне өйрәнү, аеруча куркыныч йогышлы авыруларны (ящура, Ауеска һәм Ку-бизгәк авыруларын) диагностикалау һәм профилактикалау ысулларын камилләштерү, авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлы авыруларын дәвалау буенча кайбер мәсьәләләрне чишергә багышлана. Докторлык диссертациясе авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлы авыруларын (ящур, Ауеска авыруы һәм Ку бизгәге) аллергия һәм серологик диагностикалау мәсьәләләренә багышланган.

Медальләр (аерым алганда, көмеш), СССР ВДНХ дипломнары, СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Баш ветеринария идарәсе грамоталары, «Хезмәт Ветераны», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «Социалистик авыл хуҗалыгы отличнигы» (1973 ел), «Социалистик ярыш җиңүчесе» (1974 ел), «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» (1975 ел), «СССР уйлап табучысы» һәм «Казан ветеринария медицинасы академиясендә конкурс җиңүчесе - Ел профессоры» билгеләре белән бүләкләнгән. «Ветеринария микробиологиясе һәм иммунология» дәреслеге өчен «Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының иң яхшы уку басмасы — 2005» конкурсы дипломы. Уңышлы фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшләре өчен Казан ветеринария институтының Мактау тактасына (1984) һәм Казан шәһәре Совет районының Мактау тактасына (1987) кертелә.

Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1998), Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2000), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2003)[1].

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президиумы 2006 елда аңа Татарстан Фәннәр Академиясенең прополисны өйрәнү эшләре циклы өчен К.Г. Боль исемендәге премиясен бирә. Р. Г. Госманов ветеринария микробиологиясе буенча уку әсбаплары циклы өчен (2011) Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды[2].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]