Радиацион ретинопатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радиацион ретинопатия latin yazuında])
Радиацион ретинопатия
NCI Thesaurus идентификаторы C115339
 Радиацион ретинопатия Викиҗыентыкта

Радиацион ретинопатия күз эчендәге шешләр буенча радиотерапиядән соң яки орбита, параорбиталь синуслар яки тамак өсте шешләре нурланышыннан соң барлыкка килә ала. Радиацион ретинопатия эндотелиаль күзәнәкләр югалуы, капиллярлар томалануы һәм микроаневризмалар ясалуы белән чагылган челтәркатлауның микротамырлы аномалияләрнең кичектерелеп барлыкка килүе белән сыйфатлана.

Йөклелек чирнең көчәюен тизләтә ала.

1. Күренешләре. Нурланыш һәм ретинопатия барлыкка килү арасындагы вакыт чоры төрле һәм аны фаразлап булмый (гадәттә 6 айдан алып 3 елга кадәр тәшкил итә).

2. Билгеләре

• Капиллярларның аерым томалануы белән ФАГ яхшырак күренгән коллатеральләр һәм микроаневризмалар ясалуы (рәс. 16.65а, б).

• Макуляр шешү, каты экссудат утырмалары (рәс. 16.65в, г).

• Мамыксыман чыганаклар, папиллопатия һәм пролифератив ретинопатия.

Дәвалау. Пролифератив ретинопатиядә лазерлы коагуляция нәтиҗәле була ала. Папиллопатиядә глюкокортикоидларның системалы терапиясен, макуляр шешүдә — триамциналонның интравитреаль кертүен кулланалар.

3. Фараз зарарлану дәрәҗәсе чагылганлыгына бәйле. Гемофтальм һәм челтәркатлауның тракцион кубарылуы үсешенә китерә алган папиллопатия һәм пролифератив ретинопатиядә фараз уңайсызрак.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.