Радик Вәлмөхәмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радик Вәлмөхәмәтов latin yazuında])
Радик Вәлмөхәмәтов
Туган 12 февраль 1966(1966-02-12)[1] (58 яшь)
Ташбулат, Әбҗәлил районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты[1]
Һөнәре җырчы

Вәлмөхәмәтов Радик Сәфәргали улы (12 февраль 1966 ел) — җырчы. 2003 елдан хәзерге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең «Ядкарь» фольклор ансамбле солисты, 2005 елдан — «Ихлас» эстрада группасы җитәкчесе, 2007 елдан «Эстрада легендалары» ретро-группасы вокалчысы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2011), күп кенә халыкара һәм республикат җыр конкурслары лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радик Сәфәргали улы Вәлмөхәмәтов 1966 елның 12 февралендә Башкорт АССР-ының Әбҗәлил районы Ташбулат авылында туган.

1991 елда Уфа сәнгать училищесын (А. К.Мәсәлимова класы), 2001 елда З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлый (Р. М. Мусина классы).

1991 елдан «Таучылар» мәдәният сарае ансамблендә җырлый. 2003 елдан «Ядкарь» фольклор ансамблендә эшли, ә 2005 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә «Ихлас» төркеме белән җитәкчелек итә. 2007 елдан җырчы «Эстрада легендалары» ретро-группасы составында чыгыш ясый[2].

2008 елда Р. Әлмөхәмәтовның «Туган якны сагынам» аудиоальбомы чыккан.

Ялгыз җырлау партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композиторлар Хөсәен Әхмәтов, Нур Даутов, Заһир Исмәгыйлев, Салават Низаметдинов, Рим Хәсәнов җырлары; башкорт халык җырларын («Ильяс», «Сәлимәкәй», «Сибай», «Урал», «Эскадрон»), татар халык җырларын («Сарман», «Шахта») башкара, «Урал моңы» (1993), «Язгы моңнар» (1995), «Туган тел» (2008; барчасы да — Уфа), «Дуслык җыры» (Нефтекама шәһәре, 1995) конкурсларында катнаша.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2011)
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2003)
  • Башкорт яшьләренең «Урал моңы» җөмһүрият конкурс‑фестивале лауреаты (1993)
  • Башкорт җырларын башкаручылар «Язгы моңнар» республика конкурсы (1995)
  • Татар җырларын яшь башкаручыларның «Туган тел» конкурсы (2008)
  • Башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның «Дуслык җыры» халыкара фестивале лауреаты (1995)
  • Башкорт халык җырларын башкаручыларның «Ирәндек моңнары» төбәк конкурсы лауреаты (1997).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вәлмөхәмәтов Радик Сәфәрғәле улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 10 февраль 2021)