Радик Сибәгатов
Радик Сибәгатов | |
---|---|
Туган телдә исем | Радик Гали улы Сибәгатов |
Туган | 29 май 1934 Балтач районы (Башкортстан), Иске Балтач |
Үлгән | 6 май 2005 (70 яшь) Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Бирский государственный педагогический институт[d] |
Һөнәре | журналист, профессор |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Радик Сибәгатов — Башкортстан татарларының милли–мәдәни хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы.
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Радик Гали улы Сибәгатов Башкортстанның Балтач районы үзәгендә зыялы гаиләдә туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Бөре шәһәрендәге педагогия институтының рус-татар бүлегенә кереп, «Татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча диплом алып чыга.
«Кызыл таң»да
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Республика матбугатында мәкаләләре, шигырьләре һәм хикәяләре дә күренгәли башлаган егетне вуздан соң «Кызыл таң» газетасына эшкә алалар. Биредә ул үзен шәп тәрҗемәче итеп, үткер каләмле журналист итеп күрсәтә. Газетада эшләгән чагында Радик әфәнде фәнни эшләр белән дә шөгыльләнә, кандидатлык диссертациясе өстендә эшли башлый.
БДУ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1970 елда аның тормышында яңа чор башлана — яшь журналистны Башкортстан дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ассистенты итеп эшкә кабул итәләр. 35 ел гомерен университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында мөгаллимлек эшенә багышлады. Башта гади ассистент. 1986 елдан кафедрага җитәкчелек итте. 1987 елда докторлык хезмәтен яклады. Аның филологик фән өлкәсендәге яңа ачыш булган гыйльми хезмәтләре Башкортстанда, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә дә киң мәгълүм. 1987 елда фән докторы дәрәҗәсен алган күренекле галим татар кафедрасында югары әзерлекле галимнәр һәм мөгаллимнәр коллективы туплый алды. Университетта эшләгән дәвердә татар теле синтаксисы буенча 7 дәреслек һәм монография яза. Ул бихисап укыту-методик басмалар авторы. Башкортстан һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес. Күп еллар дәвамында БДУның гыйльми советы әгъзасы булып торды.
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Радик Сибәгатов гомеренең соңгы ун елында татар милли хәрәкәтендә бик ихлас катнашты һәм халык мәнфәгатьләрен яклауга күп көч салды. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең алыштыргысыз урынбасары була. Радик ага Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы алу өчен көрәшнең алгы сафында булды.
Радик Сибәгатов 2005 елның маенда озакка сузылган яман авырудан вафат булга. Кабере Уфаның Көньяк зиратында.
Әсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уфада күренекле татар галиме Радик Сибәгатовны искә алдылар 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р. Сибагатов. Башкортстан татарлары (Тел, тарих, мәдәният мәсьәләләре) Казан, Мәгариф нәшр., 2002 2012 елның 1 декабрь көнендә архивланган.
- 29 май көнне туганнар
- 1934 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкортстанның Балтач районында туганнар
- 6 май көнне вафатлар
- 2005 елда вафатлар
- Татар тел галимнәре
- Филология фәннәре докторлары
- Шәхесләр:Башкортстан татарлары
- Татар җәмәгать эшлеклеләре
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре