Радиобиология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радиобиология latin yazuında])
Радиобиология
Өйрәнелгән тармак Ионлаштыручы нурланыш
 Радиобиология Викиҗыентыкта

Радиобиология — ионлаштыргыч нурланышларның тере организмнарга тәэсире турындагы фән.

Бүгенге радиобиология түбәндәге өч бүлектән тора:

1) гомуми радиобиология (ионлаштыргыч нурланыш дозасына бәйле рәвештә биологик нәтиҗәлелекне өйрәнү, биологик системаны һәм аның шәхси үзенчәлекләрен, тышкы тирәлек факторларын һ.б.ны өйрәнү);

2)нурланышның беренчел биологик йогынтысының теоретик нигезләре;

3) нурланыш реакцияләренең функциональ һәм морфологик бәяләмәләре (биохимия, патофизиология, патоморфология, нурланыш процессының иммуниологиясе һ.б.). Радиобиология үзенең үсешендә белемнәрнең төрле тармакларына — физикага, органик, биологик һәм радиацион химиягә, цитология, генетика, физиология, иммунологиягә һ.б.га таяна.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.