Людмила Радченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Людмила Радченко latin yazuında])
(Радченко Людмила битеннән юнәлтелде)
Людмила Радченко
Туган 11 ноябрь 1978(1978-11-11) (45 яшь)
Омск
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре телевизион тапшырулар алып баручы, модель, актриса, рәссам
Җефет Matteo Viviani[d]
Сайт http://ludmillapopart.it/

 Людмила Радченко Викиҗыентыкта

Людмила Радченко (11 ноябрь 1978, Омск, Россия) — Россия моделе, итальян телевизион тапшырулары алып баручысы, актриса.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Людмила Радченко ССРБда, Омск шәһәрендә туа. 1996 елда ул танылган Омск гүзәллек һәм мода бәйгесендә "Современный образ" вице-миссы титулын яулый. Шулай ук ул тамашачылар симпатиясе призына лаеклы табыла.

Соңрак ул "Мисс Россия" конкурсында Омск вәкиле буларак катнаша. Конкурстан соң Людмила Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургда телетапшыруларда катнаша.

2000 елда ул Италиягә китә һәм тапшырулар алып баручы буларак Паппериссима телеканалында эшли. 2003 елда ул Антенна 3 телеканалында "Spicy Tg" тапшыруында катнаша.

2005 елда la Talpa реалити-шоуында катнаша, ярымфиналга кадәр барып җитә.

2006 елның җәендә Людмила Майамида узган һәм Италия 1 телеканалында күрсәтелгән кинотөшерүләрдә баш рольне башкара. Киләсе елда ул Мелодияләр һәм баш иючеләр тапшыруында катнаша. Соңрак ул Sky Vivo реалити-шоуындагы конкурста катнаша.

La Talpa'дан соң Людмила рәсем сәнгате белән шөгыльләнә, кайбер эшләрен Миланда күрсәтә. Үзен сәнгатькә багышларга карар кыла.

2008 елда Людмила A Light Of Passion фильмында төшә.

Нью-Йоркта рәсем сәнгате өлкәсендә белем алганнан соң ул үзенең хезмәтләрен төрле күргәзмәләрдә һәм галереяларда күрсәтә. 2010 елда ул "Сыерлар Парады 2010" халыкара күргәзмәсе өчен гаять зур сыер рәсемен ясый.

Шулай ук ул үз эшләрен Миландагы арт-триеналеда күрсәтә. Луччада заманча сәнгать Музеенда үз күргәзмәсен оештыра.

2011 елның февралендә Милан провинциясе Дөнья мәдәнияте йортында Людмилага күргәзмәсен оештырырга тәкъдим итә. 2011 елның маенда Нью-Йорк галереясы Ludmilla'ны ризык сәнгате фестивалендә күрсәтә, шулай ук аның хезмәтләре Сохода, Crown Fine Art галереясында күрсәтелә.

Телекарьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • La sai l'ultima? (2001)
  • Passaparola (programma televisivo) (2001-2002)
  • Spicy Tg (2003)
  • La talpa (reality show) (2005)
  • On the Road (programma televisivo) (2006)
  • Tuning and Fanatics (2007)
  • Reality Game (2007)
  • Modeland (2008)

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Il viaggio (2005)
  • R.I.S. Delitti imperfetti (2006)
  • A Light of Passion (2006)
  • Scaccomatto (2008)
  • L'ispettore Coliandro: Sesso e segreti (2009)
  • Un posto al sole d'estate (2009)
  • Ganja Fiction (2010)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]