Разак Арсланов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Разак Арсланов latin yazuında])
Разак Арсланов
Туган 28 август 1925(1925-08-28)
Үлгән 9 ноябрь 2008(2008-11-09) (83 яшь)
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыКызыл Йолдыз ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Арсланов Разак Габдулла улы (28.08.1925 ― 9.11.2008) ― Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин ордены кавалеры.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җидееллык, сугыштан соң урта мәктәпне һәм Рязань шәһәрендә директорлар хәзерләүче курсларны тәмамлый.

1942 елның декабрендә 17 яшьлек егетне әтисе белән бер үк көнне яуга озаталар. Әтисе: «Мин ничек тә үземне сакларга тырышырмын, син әле бала гына, бару белән харап булырсың инде», - дип, елашып аерылалар. Бу аларның соңгы күрешүе була. Әтисе Ленинград өлкәсе Каршин районында барган иң каты сугышларның берсендә 1944 елда батырларча һәлак була.

Разак Балтыйк буе шәһәрләрен, Белоруссия җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша, Берлинга барып җитә. 2 тапкыр яралана, Җиңү көненнән соң аны Ерак Көнчыгышка озаталар. Ул анда Харбин, Хайлер, Маньчжурия җирләрен японнардан азат итүдә катнаша.

Туган якларына 1947 елда гына әйләнеп кайта. Әҗәкүл икмәк кабул итү пунктында директор урынбасары, Дербёшка пункты директоры һәм соңгы 12 елда Казандагы Реалбаза директоры була. Кайда гына эшләсә дә, үзен искиткеч намуслы, саф күңелле җитәкче итеп таныта. Аны барлык хезмәткәрләре ярата, хөрмәт итә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше - укытучы Нәҗибә белән 58 ел бергә тату, бәхетле гомер кичерәләр, Бала югалту ачы хәсрәтен дә сабырлык белән үткәрергә тырыштылар.

уллары Равил инде 20 ел ТР Министрлар Кабинетында бүлек мөдире булып эшли. Ул да әтисе кебек үз эшен намус белән башкара. Россиянең мактаулы геологы, Татарстанның атказанган төзүчесе исемен йөртә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш - туган җирем. ― Казан, 2010, 15нче бит.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]