Разия Кәримова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Разия Кәримова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Разия Кәримова
Разия каримова.jpg
Туган 18 март 1916(1916-03-18)
Казан, Россия империясе
Үлгән 13 март 2011(2011-03-13) (94 яшь)
Ташкәнт, Үзбәкстан
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Uzbekistan.svg Үзбәкстан
Һөнәре балит әртисе, актёр

Разия Кәримова (Разия Зариф кызы Кәримова, 18 март 1916(1916-03-18), Казан, Россия империясе13 март 2011(2011-03-13) (94 яшь), Ташкәнт, Үзбәкстан) — СССР һәм Үзбәкстан балет артисты, ҮзССРның атказанган артисты (1950), ҮзССР дәүләт премиясе лауреаты (1983).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1916 елда татар сәүдәгәрләре гаиләсендә туа[1]. 1929 елда Ферган медицина техникумының әзерлек бүлегенә укырга керә, анда үзешчән сәнгатьтә даими катнашып, түгәрәк җитәкчесе була.

1930 елда, үзешчән концертларда аерылып торган буларак, СССР Халык комиссарлары советы боерыгы буенча, Самара театрыны студиясенә җибәрәләр, анда укыган һәм бер үк вакытта эшләгән. Соңрак Самарканд театры Ташкентка күчерелә һәм Алишер Навои исемендәге Үзбәк академия опера һәм балет театрына әверелә. Бөтен иҗат эшчәнлеге дәвамында әлеге театр артисткасы булып тора.

1937 елда, халык биюләрен башкарган өчен, Мәскәүдә сәнгать декадасы вакытында "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнә.

1939 елда Зур Ферган каналы эшчеләренә сәнгать хезмәте күрсәткәне өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә. 1942 елда, «Даврон ата», «Үзбәкстан кылычы», «Ләйлә һәм Маджун», «Гөлсара» операларында биюләрен башкарган өчен, Үзбәк ССРның атказанган артисткасы исеме бирелә.

Бөек Ватан сугышы вакытында Үзбәкстаннан килгән артистлар составында госпитальләрдә һәм фронтларда, Кызыл Армия сугышчылары алдында концертлар белән чыгыш ясый[2]. 1943 елда, Үзбәкстан осталары төркеме составында, Тегеранда гитлерчыларга каршы коалиция башлыклары Рузвельт, Черчилль һәм Сталин каршында тантаналы концертта катнаша.

1950 елда, үзбәк сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеге өчен һәм Үзбәк ССРның 25 еллыгы уңаеннан, Үзбәк ССРның халык артисткасы исеме бирелә. 1951 елда да, 1959 елда да «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. 1958 елда СССР Мәдәният Министрлыгы «Яхшы хезмәт өчен» билгесе белән бүләкләнә.

2011 елның 15 мартында Ташкентта, Үзбәкстанда вафат була.

Халыкара премияләр лауреаты, Үзбәк биюенең тарихы һәм теориясе буенча 17 китап һәм уку әсбаплары авторы[3].

Бүләкләр һәм исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Үзбәкстан ССРның атказанган артисты (1942)
  • Үзбәкстан ССРның халык артисткасы (1950)
  • Хәмзә Хәкимзәде исемендәге Үзбәкстан ССР Дәүләт премиясе лауреаты
  • "Почет Билгесе" һәм "Эль-Хурмати" орденнары

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]