Разия Тимерханова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Разия Тимерханова latin yazuında])
Разия Тимерханова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Разия Дәүләтша кызы Тимерханова

Туу көне

18 июнь 1918(1918-06-18)

Туу урыны

РСФСР, Казан губернасы, Казан

Үлү көне

22 гыйнвар 1997(1997-01-22) (78 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

1937-1962

Дәүләт

РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

лирик сопрано

Кораллар

пианино

Жанрлар

халык көйләре, композиторлар әсәрләре

Коллективлар

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Бүләкләр

ТАССР атказанган артисты – 1950 «Хөрмәт Билгесе» ордены

Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләр.

Разия Тимерханова, Разия Дәүләтша кызы Тимерханова (ире буенча фамилиясе Мөхәммәтҗанова, 1918 елның 18 июне, РСФСР, Казан губернасы, Казан1997 елның 22 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — җырчы (лирик сопрано), Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленың әйдәүче солисты (19371962), Татарстан АССР атказанган артисты (1950).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Тимерханова - ансамбль солисты

1918 елның 18 июнендә Казанда дүрт балалы музыка сөюче гаиләдә туган. Әтисе Дәүләтша — «Зингер» тегү машиналарын төзәтүче оста, әнисе Гыйззениса — курай, кубыз, гармунда оста уйнаучы. Гаиләнең тамырлары Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Олы Карамалы авылыннан[1]. Исмәгыйль Гаспринский исемендәге мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка укуханәсенә укырга кереп, пианино (Мария Пятницкая классы) һәм җыр-вокал (Екатерина Ковелькова классы) бүлекләрен тәмамлый (1937)[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда оешкан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблена башлап җырлаучы - солист итеп 19 яшьлек Разияне композитор Солтан Габәши алып килә. Композиторлар Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи ансамбль өчен татар халык җырларын эшкәрткәндә, нәкъ менә Разия Тимерханованың мелизмнарга бай, үзенчәлекле тембрлы көчле лирик сопрано тавышы мөмкинлекләрен истә тоталар[3]. Җырчының репертуары үзе эзләп тапкан, баянчы Рокыя Ибраһимова архивында сакланган халык көйләреннән һәм композиторлар (Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Александр Ключарев һ. б.) әсәрләреннән тора (ансамбль хоры белән): «Агач башы», «Бакалы», «Камәр», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Сакмар су», «Зөбәрҗәт», «Таң атканда», «Кар суы», «Сибелә чәчәк», «Бөдрә тал», «Салкын чишмә», «Каз канаты», Пуччининың Чио-Чио-сан ариясе һ. б. Сара Садыйкованың «Дөнья матур, дөнья киң» (Г. Афзал сүзләре), «Ак пароход» (Г. Зәйнәшева сүзләре), Җәүдәт Фәйзинең «Разия җыры» (М. Әблиев сүзләре) җырларын концертларда башкара. Әлеге җырларның күбесен халыкка беренче тапкыр җиткерүче Разия Тимерханова була. Татар халык җырларын интерпретацияләү белән таныла. Онытылып барган борынгы озын көйләрне барлый һәм тасмага яздыра. «Кәләү Гайшә», «Кылый кантон» — әнә шундыйлардан.

Бөек Ватан сугышы елларында Разия Тимерханова фронтның алгы сызыгындагы хәрбиләр, Казан госпитальләрендә дәваланучы яралы сугышчылар каршында бик күп концертлар бирә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Советлар Берлегенең барлык төбәкләрендә гастрольләрдә була: Урта Азия, Кавказ республикалары, Мәскәү, Ленинград, Архангельск, Мурманск, Владивосток һ. б.

1997 елның 22 гыйнварында Казанда вафат. Яңа бистәнең Татар зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2004 — Р. Тимерханова тарафыннан радиодан яңгыраган җырлардан төзелгән компакт-дисклар басылып чыга.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Сабир Мөхәммәтҗанов, фирка Казан шәһәр комитеты җаваплы хезмәткәре. Абыйлы-энеле диңгезче Галимҗан һәм Сабир Мөхәммәтҗановлар апалы-сеңелле ике бертуган кыз Мәрзия белән Разиягә өйләнгән.

Уллары Рәүфәл, ТДОһБТ директоры; Фирдүс.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Раил Сафиуллин. Разия Тимерханова.(үле сылтама) «Шәһри Казан», 2018 ел, 18 май.
  2. Эльмира Закирова. Аккош кебек ак пароход. «Сөембикә», 2019 ел, июль, 30-33нче битләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]