Разыя Садыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Разыя Садыйкова latin yazuında])
Разыя Садыйкова
Туган 23 гыйнвар 1959(1959-01-23) (65 яшь)
Әҗмәр, Куйбышев районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт медицина институты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Россия

Разыя Габделәхәт кызы Садыйкова (1959 елның 23 гыйнвары, Әҗмәр, Куйбышев районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Медицина фәннәре докторы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Разыя Садыйкова 1959 елның 23 гыйнварында Татарстан АССРның Куйбышев районы Әҗмәр авылында туа. 1982 елда «педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1982 елда Татарстан хастаханәләрендә эшли: Казанның 2 нче номерлы балалар хастаханәсенең табиб-интерны (1982—1983); Биектау үзәк район хастаханәсенең табиб-педиатры (1983—1986)[1].

1986—1990 елларда Казан дәүләт медицина институтының социаль гигиена һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасының ординаторы, аспиранты. 1990 елдан Татарстан Республикасы премьер-министры секретариатының сәламәтлек саклау буенча әйдәүче, баш референты. 1997 елдан «Татарстанфармация» ДУП генераль директоры булып эшли. 2000 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы халыкның наркотиклаштыруын профилактикалау Республика үзәге директоры, 2003 елдан наркотикларга каршы эшне координацияләү бүлеге начальнигы. 2014 елдан «Фармэксперт» төбәк фәнни-сынау үзәге җитәкчесе[2].

2005 елда «Комплекслы медик-социаль тикшеренүләр һәм Россия Федерациясе субъектында халыкның наркотиклар куллануын профилактикалау юлларын нигезләү (Татарстан Республикасы материаллары буенча)» темасына докторлык диссертациясен яклый[3].

2014 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V нче чакырылыш депутаты итеп сайлана.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]