Раилә Гарипова
Раилә Гарипова | |
---|---|
Туган телдә исем | Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова |
Туган | 22 ноябрь 1946 (78 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт мәдәният университеты[d] |
Һөнәре | балетмейстер |
Эш бирүче | Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле |
Балалар | улы Камил (1990) |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | ТАССР халык (1987), РФ атказанган (2017) артисты |
Сайт | http://www.tatans.com |
Раилә Гарипова, Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова, рус. Гарипова Раиля Мухаметхановна (22.11.1946) — балетмейстер, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленың баш балетмейстеры (1977). Татарстан АССР халык (1987), РФ атказанган (2017) артисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1946 елның 22 ноябрендә Казанда туган. Казан фармацевтика училищесын (1966), Мәскәү дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетын (2014 елдан Мәскәү дәүләт мәдәният институты) (Захаров, Стручков, Смирнов курсы, 1974) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1965-1966 Казанда аптекада фармацевт.
- 1967-1969 Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә башкаручы.
- 1974 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле балет солисты, репетитор.
- 1977 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры.
- 1978 елдан Яр Чаллы сәнгать училищесы кураторы.
- 2001 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография кафедрасы доценты[1].
«Созвездие-Йолдызлык», «Мисс-Татарстан» бәйгеләрендә жюри әгъзасы[2].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Россия төбәкләрендә һәм 30 чит илдә гастрольдә була: Мәскәү (2006), Астана (2007), Бельгия (2008), Канн (2009), Париж (2001, 2010), Ашхабад (2009), Испания (2007), Каһирә (2007), Словения (2014), Төркия (күп мәртәбәләр), Сембер (2014), Назрань (2015), Уфа (2015) һ. б. Татарстан мәдәниятенең алтын фондына кергән 100 дән артык хореографик күренеш-биюне сәхнәгә куя.
Куйган биюләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татар филармониясе сайты(үле сылтама)
- ↑ Womens day сайтында 2017 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ «Чабата»га гына биеп булмый. «Ватаным Татарстан», № 15, 31.01.2014
- ↑ «Сөембикә», 2017 ел, № 8, 17нче бит.
- ↑ Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сайтында
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Татарская энциклопедия». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.