Раил Гатауллин (1977)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раил Гатауллин (1977) latin yazuında])
Раил Гатауллин
Туган телдә исем Гатауллин Раил Мәүлет улы
Туган 1 март 1977(1977-03-01) (47 яшь)
Мәмәшир, Кукмара районы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре укытучы, программист, тәрҗемәче

Раил Гатауллин, Раил Мәүлет улы Гатауллин (1977 елның 1 марты, Мәмәшир, Кукмара районы, ТАССР) — җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» оешмасы директоры,[1] «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятен оештыручы һәм башкаручы директоры.[2][3]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Раил Гатауллин 1977 елның 1 мартында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Кукмара районы Мәмәшир авылында туган. 1994 елда Кукмара районы Мәмәшир авыл урта мәктәбен тәмамлый.[3]

1994-1999 елларда «Татар мәктәпләрендә физика һәм информатика укытучысы»[4] белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем ала.[5]

1999 елдан Мәмәшир авыл урта мәктәбендә физика, информатика, астрономия, математика, алгебра, геометрия, сызым фәннәрен укыта.

2000 елда Казан дәүләт педагогика университетының көндезге бүлегенә аспирантурага укырга керә. Ассистент, өлкән укытучы сыйфатында информатика һәм программалау буенча университетта эшли. Информатикадан методик әсбаплар чыгара.

2003 елдан Казанның Авиатөзелеш районы 5 татар гимназиясендә физика, информатика, астрономия, математика, алгебра, геометрия фәннәрен укыта.

2004—2005 елларда Авиатөзелеш районының район мәгариф бүлегендә физика, астрономия һәм математика фәннәрен укыту юнәлешендә методист.

2005—2006 еллардаТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифне мәгълүматлаштыру бүлегендә җитәкче. 2006 елда Казан дәүләт педагогика университетында мәгълүматлаштыру һәм укыту процессын автоматлаштыру юнәлешендә эшли, 2006-2009 елларда IT-бүлекләрне, 2009-2010 еллар мәгълүматлаштыру һәм белем бирү сыйфаты менеджменты үзәген җитәкли.

2007 елда җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» оешмасына нигез сала һәм җитәкли. 2013 елда «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенә нигез сала һәм аны җитәкли.[3]

2022 елның 26 августыннан ― Р. М. Гатауллин инициативасы һәм Россия Президентының мәдәни башлангычларга ярдәм күрсәтү фондының финанс ярдәме белән оештырылган «Белем радиосы»ның идея авторы һәм проект җитәкчесе.[6]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Өйләнгән, кызы һәм улы бар.[5]
  • Әтисе — Гатауллин Мәүлет Хәкимулла улы, Кукмара районының Мәмәшир авылында туган, Мәмәшир авылының баш агрономы, Татарстан Республикасының атказанган агрономы (1996). 2016 елның 12 сентябрендә вафат.[3]
  • Әнисе — Гатауллина Мәдинә Әгъләчтин кызы, Актаныш районының Чалманарат авылында туган, укытучы, бүгенге көндә пенсиядә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]