Раил Нургалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раил Нургалиев latin yazuında])
Раил Нургалиев
Туган телдә исем Раил Ринат улы Нургалиев
Туган 31 май 1986(1986-05-31) (37 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Олы Кибәхуҗа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре көрәшче, тренер
Җефет Чулпан
Балалар кызы, улы
Бүләк һәм премияләре РФ чемпионы
ТР чемпионы
РФ атказанган спорт мастеры
Россиянең спорт мастеры - 2020
Сайт Нургалиев Раиль Ринатович

Раил Нургалиев, Раил Ринат улы Нургалиев (1986 елның 31 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Олы Кибәхуҗа) ― профессиональ спортчы (көрәшче), Россиянең милли көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы (2020) һәм күп тапкырлар дөнья, Европа, Россия, Татарстан чемпионы, Россия Федерациясенең билбаулы көрәш буенча атказанган спорт остасы (2015), Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре. [1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 31 маенда Татарстан АССР Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Югары Кибәхуҗа мәктәбендә укыган. Сигез яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлаган.[2]

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2009 елдан КФУ составында) спорт факультетын «физик тәрбия педагогы» белгечлеге буенча тәмамлаган (2008).

Башта Теләче районында милли көрәш буенча балалар тренеры булып эшләгән. [3] 2017 елдан Биектау районы «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесендә (Биектау, Үзәк урам, 11а) тренер-укытучы булып эшли. [4] Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләренең берсе: Касыймов.

Спортта уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авырлыгы 105 кг, буе 182 см. 100 килограммга кадәрге һәм аннан югары авырлык категориясендә көрәшә. Башта Теләче районы, 2017 елдан Биектау районы өчен чыгыш ясый. Тренерлары: беренче тренеры ― Марсель Хатыйп улы Әсәдуллин, Вакыйф Тимерша улы Дәүләтшин.

  • Билбау көрәше буенча спорт мастеры.
  • Милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры.
  • күп тапкыр Татарстанның,[5] Россиянең, Европаның, дөнья чемпионы.
  • күп тапкыр Муса Җәлил исемендәге турнирның җиңүчесе.
  • ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына ярышларның күп тапкыр чемпионы.
  • Теләче Сабантуеның күп тапкыр абсолют батыры (ш.и., 2023 елда[6]).
  • Казанда күп тапкырлар Сабантуй батыры.
  • Самбо буенча СССР спорт мастеры.
  • Көрәш буенча РСФСР спорт мастеры.
  • Көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган тренеры.
  • Россиянең атказанган тренеры.[7]
  • 2013 – Федераль Сабантуйның (Төмән) абсолют батыры.
  • 2014 – «планетада иң көчле көрәшче».
  • 2015 – Россиянең атказанган спорт мастеры.[8]
  • 2017 – Федераль Сабантуйның (Әстерхан өлкәсе) абсолют батыры.
  • 2019 – XIX Федераль Сабантуйның (Новосибирск) абсолют батыры. [9]
  • 2022 – XII Бөтенроссия авыл Сабан туеның (Аксюн, Ләмбрә районы, Мордовия) абсолют батыры. [10] [11]
  • 2023 – XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның (Җәмәле, Идел буе районы, Әстерхан өлкәсе) абсолют батыры. [12] Финалда Муса Галләмовны отып, баш батыр исеменә лаек булган. Баш батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителгән (бәйгеләрдә отып алган 38нче машинасы).[13]
  • 2023 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)[14]
  • 2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)[15]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Чулпан, балалары: кызы, улы Бәхтияр. [16]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Нургалиев Раиль Ринатович. Статистика и аналитика развития спорта в России(рус.)
  2. Энҗе Габдуллина. Көрәшче Раил Нургалиев: «Минем җиңүдән көнләшүчеләр бар». Интертат, 21.02.2020
  3. Борец из Тюлячей стал абсолютным батыром федерального Сабантуя. Бизнес-Онлайн, 3.08.2013(рус.)
  4. Нургалиев Раиль Ринатович / МБУ «Спортивная школа» Высокогорского муниципального района РТ(үле сылтама)
  5. Чемпионы Татарстана. Федерация борьбы на поясах РТ
  6. Раил Нургалиев Теләче Сабантуенда баш батыр калды. Интертат, 13.06.2023
  7. Нургалиев Раиль. GongTV
  8. Раил Нургалиев – Россиянең атказанган спорт остасы. tulachi.ru
  9. Аяз Исмагилов. Абсолютным батыром федерального Сабантуя стал Раиль Нургалиев из Татарстана. Татар-информ, 9.06.2019
  10. Эльза Кузнецова. Раиль Нургалиев из Татарстана стал абсолютным батыром Всероссийского сельского Сабантуя. Татар-информ, 2.07.2022
  11. Никита Дымов. Главный батыр Сабантуя: «Здесь собрались сильнейшие борцы». Известия Мордовии, 3.07.2022(рус.)
  12. Энҗе Габдуллина. Раил Нургалиев Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры булды. Татар-информ, 27.05.2023
  13. Камилә Билалова, Энҗе Габдуллина. Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры Раил Нургалиев: Бу минем 38нче машина. Татар-информ, 27.05.2023
  14. Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле. Татар-информ, 25.11.2023
  15. Энҗе Габдуллина. Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 3.02.2024
  16. "Мин татарча көрәшәм": Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең берсе Раил Нургалиев белән ачыктан-ачык әңгәмә.(үле сылтама) Биектау муниципаль районы, 2.06.2017

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]