Эчтәлеккә күчү

Раил Садриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раил Садриев latin yazuında])
Раил Садриев
Туган телдә исем Раил Илдар улы Садриев
Туган 14 октябрь 1966(1966-10-14) (58 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Адав-Толымбай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре артист, режиссер
Җефет Эльмира
Балалар улы Фәрит
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты
Дамир Сираҗиев премиясе (2015)

 Раил Садриев Викиҗыентыкта

Раил Садриев, Раил Илдар улы Садриев, рус.  Раиль Ильдарович Садриев (1966 елның 14 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Буа районы, Адав-Толымбай) — Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе―директоры, Татарстанның атказанган (2008) һәм халык (2018) артисты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2015).

1966 елның 14 октябренда Татарстан АССР Буа районы Адав-Толымбай авылында туган. Казан дәүләт университетынының тарих факультетын тәмамлаган (1993).

Куйган спектакльләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Эльмира. Улы Фәрит, килене Ралина (Бөгелмәдән) [4].

Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Раил Садриевны тоткарлый. Тикшерү комитеты аны «вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалану»да (Җинаять кодексының 285 маддәсе, 1 өлеше) шикләнә. Җинаять эше 20 майда ачылган, аның нигезендә «Дәрвиш» моноспектакленә сатылган билетлар ята. Спектакльдәге бердәнбер рольне Р. Садриев үзе башкара. Куәт оешмалары фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында «Дәрвиш»не куеп йөргән чакта билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны — Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштерелгән дип уйланыла[5]. 31 октябрьдә тыю шартлары 2025 елга кадәр озайтылган.[6]

Вахитов район мәхкәмәсе куйган чикләү шартлары буенча Садриевка өендә кунмау, театрга бару тыелган. Буа театры 2024 елда Русия күләмендәге «Алтын битлек» бүләген яуласа да, тоткарлау шартлары буенча театрның сәнгать җитәкчесе Р.Садриев бүләкләү тантанасында катнаша алмый.

Күрәләтә нахак гаеп алдында Садриевны Татарстан Язучылар берлеге [7], Татарстанның театр әһелләре берлеге[8], башка сәнгать әһелләре[9] яклап чыгалар. Шул ук вакытта Татарстанның җитәкчелеге бу мәсәләдән читләшә. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, Р.Садриевны «беркем белмәгән хулиган» дип атый.[10] Матбугат чаралары бу эзәрлекләүне Федераль үзәкнең Татарстанга чираттагы басымы буларак бәяли, чөнки шул ук чорда Татарстанның элекке мәгариф министры Энгель Фәттахов, танылган тарихчы, Тукай бүләге иясе Рамил Хәйретдинов кулга алыналар.[11]

  1. «Мир театра» сайтында
  2. «Байрак» газетасы, 06.10.2015, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-12-27 
  3. Рөстәм Миңнехановка Әтнәдә татарчалы-урысчалы спектакль күрсәттеләр. Азатлык радиосы, 13.12.2018
  4. Альбина Гайнуллина. Раил Садриев: «Ковидны, дәүләтне сүгә халык. Берәү дә үзен сүкми». «Акчарлак», 2021 ел, 15 декабрь, № 49, 2-3нче бит
  5. Дмитрий Шатров. Директору Буинского драмтеатра Вахитовский суд Казани избрал меру пресечения. Татар-информ, 22.05.2024
  6. Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриевка театрга баруны 2025 елга кадәр тыйганнар
  7. Открытое письмо в поддержку деятеля театрального искусства РТ Раиля Садриева
  8. Открытое письмо театрального сообщества Татарстана
  9. Раил Садриевка изге теләкләр: «Безнең таянычны тоеп, берүк исән-имин котылсын иде»
  10. Атна башы Татарстан өчен бер-берартлы кулга алулар белән билгеләнде.
  11. Атна башы Татарстан өчен бер-берартлы кулга алулар белән билгеләнде.