Раил Шәмсуаров
Раил Шәмсуаров | |
![]() | |
Туу датасы: |
21 октябрь 1987 (37 яшь) |
---|---|
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма артисты |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2008 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
Раиль МЫЛТЫК Шамсуар |
Раил Шәмсуаров, Раил Наил улы Шәмсуаров (1987 елның 21 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Яңа Иштирәк) — драма артисты, 2008 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Татарстанның атказанган артисты (2020).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1987 елның 21 октябрендә Татарстан АССР Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туган. Әтисе Наил; әнисе Галия, укытучы. Абыйсы Данияр, хәрби. Раил Казанда театр укуханәсенә укырга керә. 2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлаган (Фәрит Бикчәнтәев курсы).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Студент чагыннан Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Уены ихласлыгы, йомшаклыгы, эчкерсезлеге белән аерылып тора. Музыкаль, җор сүзле, моңлы актер, җырлы рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләр.
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гайнулла — «Дуслар җыелган җирдә» Туфан Миңнуллин
- Микуш — «Гөргөри кияүләре» Туфан Миңнуллин
- Җәмил — «Диләфрүз-Remake» Туфан Миңнуллин
- Рәсүл — «Мәхәббәт турында сөйләшик» Илгиз Зәйниев
- Рөстәм — «Кечтүкле уен» Илгиз Зәйниев
- Илһам — «Мәхәббәт FM» Илгиз Зәйниев
- Сәяр — «Әрем исе» Илгиз Зәйниев
- Уел — «Мылтык» Зөлфәт Хәким
- Стас — «Искән җилләр көенә» Зөлфәт Хәким
- Әсхәт — «Зөбәйдә адәм баласы» Шәриф Хөсәенов
- Әскали — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
- Абдулла Төрек — «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин
- Хәйри — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Фәттах — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин
- Лакки — «Годо» С. Беккет
- Хәсән Туфан (яшь чагы) — «Агыла да болыт, агыла» Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин (спектакль режиссеры Айдар Җаббаров[1] һ. б.
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Кияү балакай» һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2020 — Татарстанның атказанган артисты — «театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен»[2].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Зөлфия[3], 2013 елда өйләнешкәннәр; кызлары Нәфисә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Байбулат Дәүләт. Хәсән Туфан шигырьләре сәхнәгә кайтты. Азатлык радиосы, 4.02.2017
- ↑ Раил Шәмсуаров -атказанган артист. Камал театрының Вконтакте сәхифәсе
- ↑ missis_zulfiya. instagram
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Раил Шәмсуаров турында Г. Камал театрының рәсми сайтында
- Чулпан Гарифуллина. Мин бит әле артист кына.(үле сылтама) «Ватаным Татарстан», 13.07.2018
- Раил Шәмсуаров: «Эшкә килгән көннән сәер рольләр ябышты».(үле сылтама) Шәһри Казан, 19.04.2015
- Нәзилә Хуҗина. Раил Шәмсуаров: “Хатын-кыз эшеннән ләззәт таба идем”. 2020 елның 29 март көнендә архивланган. «Акчарлак», 10.04.2014
«Манзара». Раил Шәмсуаров. 30.04.2019 (YouTube видео, 7:34)
«Хәерле көн, Татарстан!» Раил Шәмсуаров. 07.08.2019 (YouTube видео, 8:24)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 21 октябрь көнне туганнар
- 1987 елда туганнар
- Лениногорск районында туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Актерлар
- Татар артистлары
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар
- Камал театры актерлары
- Татарстанның атказанган артистлары