Раиса Горбачёва

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раиса Горбачёва latin yazuında])
Раиса Горбачёва
Туган телдә исем Раиса Максим кызы Горбачёва
Туган 5 гыйнвар 1932(1932-01-05)
Рубцовск, Көнбатыш Себер крае
Үлгән 20 сентябрь 1999(1999-09-20) (67 яшь)
Алмания
Үлем сәбәбе ликуз
Күмү урыны Новодевичье зираты[d][1]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер МДУның фәлсәфә факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d]
Һөнәре социолог
Эш бирүче Ставропольская государственная медицинская академия[d], Старапул дәүләт аграр университеты[d], Мәскәү дәүләт университеты, Российский фонд культуры[d] һәм Всесоюзное общество «Знание»[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Русия социал-демократик фиркасе[d]
Җефет Михаил Горбачев[2]
Балалар кызы Ирина (Вирганская-Тухачева)
Ата-ана
  • Максим Андрей улы Титаренко (әти)
  • Александра Петр кызы (әни)
Кардәшләр Евгений Максимович Титаренко[d]
Гыйльми дәрәҗә: доктор философии и литературы[d] һәм фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

 Раиса Горбачёва Викиҗыентыкта

Раиса Горбачёва (кыз фамилиясе Титаренко), Раиса Максим кызы Горбачёва, рус. Горбачёва Раиса Максимовна (1932 елның 5 гыйнвары, Көнбатыш Себер крае, Рубцовск1999 елның 20 сентябре, Алмания, Мюнстер) — җәмәгать эшлеклесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты (1967). ССРБ президенты М.С. Горбачёвның хатыны, ССРБның беренче һәм соңгы «беренче леди»е[3].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 5 гыйнварында Көнбатыш Себер крае (хәзерге Алтай крае) Рубцовск шәһәрендә тимер юл инженеры гаиләсендә туган. Әтисе чыгышы белән Чернигов губернасыннан, әнисе Себер кызы.

Гаиләгә тимер юлчы булган әтисе артыннан еш күчеп йөрергә туры килә. Стәрлетамакның 3нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлый (1949). Имтихансыз гына Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. 1953 елда МДУның юридик факультеты студенты Михаил Горбачёвка кияүгә чыга. 1955 елда Горбачёвлар гаиләсе, укуны тәмамлап, Ставропольгә эшкә билгеләнә. Дүрт ел үзенең белгечлеге буенча эш урыны таба алмый. Ставрополь медицина институтында, Ставрополь авыл хуҗалыгы институтында фәлсәфә кафедрасында укыта, «Белем» җәмгыятендә лекция укый.

1967 елда Мәскәү дәүләт педагогия институтында фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.

1978 елдан Мәскәүдә. Мәскәү дәүләт университетында укыта.

1985 елда ире Михаил Горбачёв КПСС ҮК Генераль сәркатибе итеп сайлангач, иҗтимагый эш белән шөгыльләнә башлый. Совет мәдәният фондын (хәзерге РФ мәдәният фонды) оештыруда катнаша, фондның идарә әгъзасы булып тора.

Михаил Горбачёв ССРБ Президенты итеп сайлангач, илнең беренче ледие сыйфатында ССРБ президентын аның туган илдә һәм чит илләргә визитлары вакытында озатып йөри, чит ил делегацияләрен каршылауда катнаша. Инглиз телен камил белүе аңа чит илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары һәм аларның хатыннары белән (мәсәлән, Маргарет Тэтчер, Ненси Рейган һ.б.) иркен аралашырга мөмкинлек бирә.

Совет дәүләт башлыкларының хатыннары (мәсәлән, Нина Хрущева, Виктория Брежнева һ.б.) халык алдына чыгуны яратмаучы шәхесләр булганлыктан, Р.М. Горбачёваның үз-үзен тотуы, шулай ук киенү стиле ил халкы арасында каты тәнкыйтькә дучар була.

1991 елгы август фетнәсе вакытында ире белән Фороста була, әлеге вакыйгадан соң микроинсульт кичерә.

Ире ССРБ президентлыгыннан киткәч, дәүләт тарафыннан бирелгән дачада яшәвен дәвам итә, иренә китап язуда ярдәм итә. Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче берлек белән җитәкчелек итә.

1999 елның июнендә лейкоз белән авыруы ачыклана. Алманиянең Мюнстер шәһәрендәге клиникада дәвалану уңышлы булып чыкмый, 9 сентябрьдә шунда вафат була[4].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Балалар гематологиясе һәм трансплантологиясе институтына (Санкт-Петербург) исеме бирелгән.
  • 2006 Лондонда балалар лейкемиясе һәм рак белән авыручы балаларга ярдәм итүче халыкра фондка исеме бирелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]