Раифа монастыре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раифа монастыре latin yazuında])
Раифа монастыре
Нигезләнү датасы 1613
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Раифа
Урын Раифа[d]
Входит в состав списка памятников культурного наследия Q27601674?
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Карта
 Раифа монастыре Викиҗыентыкта

Раифа монастыре Казан шәһәреннән ерак түгел, Яшел Үзән районының искиткеч матур бер җирендә Идел-Кама дәүләт тыюлыгы бар. Тыюлык территориясендә Раифа ирләр монастыре булу сәбәпле, бу урыннарны халык “Раифа” дип йөртә. Раифада каралык, сокланырлык, гаҗәпләнерлек әйберләр күп. Раифа монастыренең тарихы да гаҗәеп кызыклы. Казан шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба 27 чакрымда әкияттәгедәй тыныч бер күл бар. Күл тирәсендә меңәр еллык чыршылар үсә. XVI гасырга кадәр бу җирләрдә марилар (чирмешләр) яшәгән. Алар күл буенда үзләренең мәҗүси бәйрәмнәрен үткәргәннәр. Табигатьне саклаганнар: агач кисәргә, гөмбә, җиләк җыярга рөхсәт ителмәгән. Шулай Раифа урманнары кеше кулы тимичә сакланган. Мәскәүнең Чудово монастыре монахы Филарет, әти-әнисе үлгәч, алардан калган байлыкны ярлыларга өләшә һәм изге җирләр эзләп Идел буйларына чыгып китә. 1613 нче елда ул Казанга килә һәм күпмедер вакыт Кремль территориясендәге Спас-Преображение монастыренда яши. Соңрак Филарет, ялгыз гыйбадәт кылу өчен, үзенә урын эзләп чыгып китә. Казан тирәсендәге урманнарда бик озак йөргәннән соң, бүгенге Раифа күле янына килеп чыга. Аңа бу урыннар бик ошый, һәм ул шушында төпләнеп калырга уйлый. Монах күл буенда берүзе яши, көне-төне гыйбадәт кыла. Монда яшәүчеләр монах турындагы хәбәрне тирә-юньгә тараталар. Аның янына Казаннан башка монахлар да килә. Филаретның тәкъдиме белән монда часовня төзелә. Анда иртә-кичен гыйбадәт кылына башлый. Кырык елга якын гомерен гыйбадәттә уздырган монах 1659 нчы елда үлә. Филарет үлгәннән соң, часовня урынына монастырь салырга рөхсәт алына. Ә яңа моныстырьга Кызыл диңгез буендагы Синай ярымутравындагы Раифа монастыре исемен бирәләр. IV гасырда Рим солдатлары, алтынга кызыгып, андагы 39 моныхны үтергән булалар. Архив документларында Раифа беренче тапкыр 1620-1630 нчы елларда искә алына. Монахлар бу җирләрдә тыюлык ясыйлар. Агачларны кисәргә ярамаган, ә күлдән балык тотар өчен игумен рөхсәте кирәк булган. Монастырь дүрт йөз ел буена табигатьне саклый, шуңа күрә монда бик карт агачлар да исән. 1689 нчы елда монастырьда зур янгын була, агач корылмаларның барысы да янып бетә. Яңа корылмаларны таштан сала башлыйлар. Тирә-як авыллардан “мәңгелек измә” өчен тавык йомыркасы җыялар, сәүдәгәрләр үз акчаларына ерак заводлардан яхшы кирпеч кайтарталар. Монастырьнең соңгы корылмасы 1901 нче елда Казан сәүдәгәре М. Т. Атлашкин акчасына төзелә. Бу корылма үзенең уникаль акустикасы белән кызыклы. Хорда җырлаган монахларның тавышы ике чакрымнан ишетелеп тора. Монастырь, тулы бер ансамбль буларак, XVIII гасыр башында төзелеп бетә. Монда барлыгы 16 храм исәпләнә. Стеналарга туплар куялар. Бу тупларга каршы Пугачёв гаскәре дә көчсез була. Ул, монастырьга керә алмыйча, башка юлдан китә. Революциягә кадәр монастырьда 80 монах һәм послушник яшәгән. 1917 нче елгы революция Раифа монастыре тормышына зур үзгәрешләр кертә. 1918 нче елда монастырь рәсми рәвештә ябыла, ләкин гыйбадәтләр әле тагын берничә ел дәвам итә. 1924 нче елда анда Совет властенең өяз башкарма комитетын, Большие Ключи авылы больницасын, мәктәбен күчерәләр. 1928 нче елда монастырь ябыла, монахлар аннан куылалар. 1930 нчы елда монахларны Совет властена каршы эш алып баруда гаепләп кулга алалар. Дүрт кешене аталар, калганнарын сөргенгә сөрәләр. 1933 нче елда монастырь территориясендә балигъ булмаган балалар өчен хезмәт колониясе ачыла. Шулай ук монда сәяси тоткыннар өчен төрмә дә була. 1990 нчы елда Раифа монастыре рәсми рәвештә Казан епархиясе Рус православие чиркәвенә тапшырыла. Шушы көннән игумен Всеволод җитәкчелегендә Раифаны яңарту, торгызу эшләре башлана. 1992 нче елда Грузия Алла Анасы соборының гөмбәзенә тәре куела. 60 ел вакыт үткәннән соң, беренче гыйбадәт кылына. 1994 нче елда монастырьда ятимнәр өчен приют ачыла. Монда 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге ятим малайлар тәрбияләнә. Бу балалар гомуми белем бирү мәктәбенә йөреп белем алалар. Монастырьда аларга өстәмә дәресләр дә керә. Бу дәресләрдә музыка, рәсем сәнгате, гуманитар фәннәр һәм дин нигезләре өйрәтелә. Регент диакон Сергий җитәкчелегендә 1993 нче елда оештырылган монастырь хорын Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда беләләр.1998 нче елның җәендә ул, Польшада үткәрелгән Халыкара дини музыка конкурсында уңышлы чыгыш ясап, лауреат исемен алды. Бүгенге монастырьнең ап-ак таш стеналары, чиркәү манаралары, храмның яшел, зәңгәрсу гөмбәзләре гаҗәеп матур һәм тулы архитектура ансамбле булып тора. Монастырьның тирә-ягында җәй көне – төрле төстәге хуш исле чәчәкләр диңгезе, ә кышын – ап-ак кар... Монастырьга кергәч тә, һәркем берничек тә аңлатып булмый торган җан тынычлыгы, рәхәтлек сизә. Бу урын бик күп кешеләрне үзенә тарта, шуңа күрә,нәкъ элекке вакытлардагы кебек, бирегә халык агыла. Монастырьга паломниклар һәм туристлар Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән киләләр. Аларның һәрберсе монда уй-фикерләрен тәртипкә китерү, борынгыларның рухына якынаю өчен килә. Монастырьда кунакларны шатланып каршы алалар, хөрмәтләп озатып калалар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Постановление Совета Министров РСФСР № 1327 от 30.08.1960