Ралиф Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ралиф Зарипов latin yazuında])
Ралиф Зарипов
Туган телдә исем Ралиф Кәрим улы Зарипов
Туган 1 февраль 1942(1942-02-01) (82 яшь)
Олы Тигәнәле, Алексеевск районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ > Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре нефтьче
Ата-ана
  • Кәрим (әти)
Бүләк һәм премияләре РФ нең атказанган нефтьчесе

Ралиф Кәрим улы Зарипов – РФ нең атказанган нефтьчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексеевский районы Олы Тигәнәле авылы илебез тарихында шактый саллы эз калдырган шәхесләргә гомер биргән. Шуларның берсе – РФ нең атказанган нефтьчесе Зарипов Ралиф Кәрим улы. Ул 1942 елның 1 февралендә дөньяга килә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 5 км ераклыктагы Урта Тигәнәле авылында урта мәктәптә белем ала. Хезмәт юлын 1960 елда «Азнакайнефть» идарәсендә электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы буларак башлап җибәрә. 1967 елда нефть һәм газ җитештерү машиналары һәм җиһазлары белгечлеге буенча Куйбышев политехника институтын тәмамлый. 1967- 1970 елларда «Азнакайнефть» идарәсендә башта механик, аннары участок начальнигы булып эшли. 1970-1976 елларда – «Татнефть» АО технологик сыеклык әзерләү буенча идарәсенең район инженер-технология хезмәте начальнигы, 1976-1981 елларда – баш инженер, 1981-1983 елларда Гыйрак Республикасында «Техник ярдәм күрсәтү» контракты җитәкчесе. 1983 елда «Татнефть» АО технологик сыеклык әзерләү буенча идарәсенең район инженер-технология хезмәте баш механигы булып эшли. 1984-1989 елларда ул Әлмәт  «Союзремшина» шиннар ремонтлау заводы директоры була. 1989- 1995 елларда «Татнефтепрм» АО ның баш инженеры, аннары генераль директоры булып эшли. 1995 елдан «Татнефтепром» ААҖ нең генераль директоры.

Утыз елдан артык җитәкче булып эшләгән Ралиф Кәрим улы – югары һөнәри хәзерлекле, зур интеллектуаль потенциалга ия белгеч. Ул – Әлмәт берләштерелгән Советы депутаты, ә 2004 елда – өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлана. Зарипов Р.К. Дәүләт Советының Экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану буенча комитеты әгъзасы булып тора. Хәзер лаеклы ялда. Казан шәһәрендә яши.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гуманитар фәннәр Академиясенең мактаулы әгъзасы (Санкт-Петербург шәһәре), Халыкара менеджмент академиясе әгъза-корреспонденты, ТР Атказанган нефтьчесе, РФ Ягулык-энергетика комплексы мактаулы хезмәткәре; Әлмәт «Кикбоксинг» иҗтимагый спорт оешмасы президенты; "Ел менеджеры – 1999" Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе. Ул – нефть сәнәгатендә өч патентланган уйлап табу авторы.

Иҗтимагый активлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган авылының бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәрдаим борчылып тора. Мәктәпнең тәрәзәләрен алмаштыру, туган якны өйрәнү музеен төзү, авыл мәчетенә ремонт үткәрүдә Ралиф Кәрим улының өлеше бәяләп бетермәслек. Укучылар белән экологик отряд төзү инициативасын да ул бирде.