Ралиф Сафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ралиф Сафин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ралиф Сафин
Р.Р.Сафин.jpg
Туган телдә исем Ралиф Рафил улы Сафин
Туган 6 гыйнвар 1954(1954-01-06) (65 яшь)
БАССР, Илеш районы, Уяндык
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Өфә дәүләт нефть техника университеты
Һөнәре бизнесмен, сенатор
Җефет Разия Исхак кызы, архитектор
Балалар уллары Руслан, Марат, Ренард;
кызы Алсу
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре кандидаты[d]

Commons-logo.svg Ралиф Сафин Викиҗыентыкта

Ралиф Сафин, Ралиф Рафил улы Сафин (1954 елның 6 гыйнвары, БАССР, Илеш районы, Уяндык) — нефтьче, бизнесмен, сенатор, 2002-2014 елларда Алтай Республикасы дәүләт хакимиятенең канун чыгару (вәкиллекле) органыннан РФ Федераль җыенының Федерация шурасындагы вәкиле[1], Федерация шурасында БДБ эшләре буенча комитет әгъзасы. Икътисад фәннәре кандидаты (1999), Халыкара минераль чыганаклар академиясе хакыйкый әгъзасы (академик), РФ табигать фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы. РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре (1996). 2011 елда Forbes аның милкен $ 0,5 млрд итеп бәяли [2][3]. 2004 елда БР президентын сайлауларда катнаша [4]. «Бердәм Русия» фиркасе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елның 6 гыйнварында Башкортстан АССР Илеш районы Уяндык авылында туган. Ике югары белем алган: Уфа дәүләт нефть институтын «Нефть һәм газны эшкәртүнең химик технологиясе» белгечлеге буенча (1975), «Нефть һәм газ яткылыкларын ачу технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру буенча тау мөһәндисе» (1988) белгечлекләре буенча тәмамлаган. 1999 елда Уфа дәүләт нефть техника университетында «Экономические проблемы согласования системы налогообложения с интересами товаропроизводителей» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[5].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елда Уфа дәүләт нефть институтында беренче диплом алгач, «Башнефть» җитештерү берләшмәсенең «Туймазынефть» нефть-газ табу идарәсендә сусызландыру һәм тозсызландыру җайланмасы операторы булып урнаша. Мастер, технолог, җайланма җитәкчесе, нефтьне әзерләү һәм кудыру цехының өлкән технологы булып эшли.

1980 елда эше буенча Төмән өлкәсе Соргыт шәһәренә күчерелә. Нефть сәнәгате министрлыгының Төмәндәге «Федоровскнефть» нефть-газ табу идарәсендә нефтьне әзерләү һәм кудыру цехының өлкән мөһәндисе булып эшли башлый.

1981-1985 елларда «Башнефть» җитештерү берләшмәсенең Когалым шәһәрендәге «Повхнефть» нефть-газ табу идарәсе башлыгы урынбасары, 1985 елдан «Повхнефть» нефть-газ табу идарәсенең Үзәк мөһәндис-техник хезмәте башлыгы.

1985-1987 елларда «Башнефть» җитештерү берләшмәсенең «Варьеганнефть» нефть-газ табу идарәсендә баш мөһәндис, идарә башлыгы урынбасары.

1987-1990 елларда «Когалымнефть» нефть-газ табу идарәсе башлыгы. 1990-1992 елларда «Когалымнефтегаз» җитештерү берләшмәсе баш мөһәндисе. 1992 елдан «Лангепас-Урай-Когалымнефть» нефть концерны вице-президенты.

1993 елдан «ЛУКойл» нефть компаниясенең беренче (коммерция буенча) вице-президенты, «ЛУКойл» компаниясенең директорлар шурасы әгъзасы.

1998 елдан «Нефтехим» ЯАҖ (Нижгар өлкәсе) директорлар шурасы рәисенең урынбасары.

2001 елдан «ЛУКОЙЛ-Аурупа холдинг» компаниясе президенты.

2002 елның июнендә «Лукойл» президенты вазыйфасыннан китә, үзенең акцияләрен сата һәм 2002-2014 елларда Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация шурасында Алтай Республикасы Корылтае вәкиле булып тора. Комиссия әгъзасы буларак, Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе, Молдова парламенты, Үзбәкстанның Гали Мәҗлесе, Украинаның Югары Радасы белән хезмәттәшлек итү буенча парламентара комиссияләре эшендә катнаша, Федерация шурасында яшьләр һәм туризм эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары, Федерация шурасының авыл хуҗалыгы - азык-төлек сәясәте һәм табигый байлыклардан файдалану буенча комиссия рәисе беренче урынбасары булып тора.

Улы Руслан җитәкчелек итә торган «Марр капитал»[6] гаилә компаниясенең (нефть продукциясе белән сәүдә итү, коммерцияле күчемсез милек, автопром) төп хуҗасы булып тора. 2010 елда аның «МаррТЭК» компаниясе Кемерово өлкәсендә РФның Kuzbass маркасы белән Hyundai автобусларын һәм йөк машиналарын җыю буенча «КузбассАвто» заводын эшләтеп җибәрә [7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 — «Көнбатыш Себер җир асты байлыгын үзләштергән һәм нефть-газ комплексын үстергән өчен» медале
  • 1988 — «Хезмәттәге уңышлар өчен» медале
  • 1996 — РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре
  • 1997 — «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале
  • 2003 — «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале
  • 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
  • 2007 — «Дуслык» ордены (РФ)
  • 2009 — «Тан Чолмон» ордены (Алтай Республикасы)
  • 2014 — «Почет» ордены (РФ)[8]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Разия Исхак кызы, архитектор, Уфа нефть институтының 3нче курсында укыганда өйләнешкәннәр. Балалары:
уллары Руслан (1973), Марат (1977), эшмәкәрләр, кызлары Алсу (Абрамова, 1983), җырчы, уллары Ренард (1996).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]