Рамазан мәчете (Яр Чаллы)
Рамазан мәчете | |
Дәүләт |
![]() |
---|
Мәчет | |
«Рамазан» мәчете
| |
![]() | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | ![]() Касыймов бульвары, 17нче йорт |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 1997 ел—2008 ел |
Халәте | гамәлдә |
«Рамазан» мәчете — Яр Чаллыда Яңа шәһәрдә 2007 елның сентябрендә ачылган мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Манарасы мәчетнең түбәсендә урнаштырылган мәчетләр төренә керә.
Мәчетнең имамы — Рәфкать хәзрәт (Харрасов)[1].
Адресы: Яңа шәһәр, 39 комплекс, 11а (Касыймов бульвары, 17).
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчет өч катлы итеп, кирпечтән төзелгән. Өске катларга тыштан тимер баскыч алып менә. Беренче катында «Хәләл» азык-төлек кибете ачылган.
Мәчетнең намаз уку залы 100 кешегә исәпләнгән.
Мәчет янында 50 кешелек мәдрәсә урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997 елда рамазан аенда башланган төзелеш 10 ел буе диндарлардан һәм хәйриячеләрдән кергән акчага бара. 2007 елның сентябрендә төзелеп бетә.
Ачылу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчетне ачу тантанасында Васил Шәйхразыев (Чаллы мэры), Госман Исхакый (мөфти, ТР ДУМ рәисе), Әлфәс хәзрәт Гайфуллин (Чаллы мөхтәсибе), Уел Хөсәенов («Челныводоканал» ЯАҖ генераль директоры), Вәсил Каюмов («КамАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары) катнашалар.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||
![]() |