Эчтәлеккә күчү

Рамай (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамай (җыр) latin yazuında])
«Рамай»
Җыр
Язылган 1945 елдан соң
Көй авторы халык
Җәүдәт Фәйзи эшкәртүендә
Сүзләр авторы халык

«Рамай»татар халык җыры. Бәетчән сюжетка корылган егермедән артык варианты бар. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга чыккан җыр тиз арада ифрат популяр булып китә.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга чыккан җыр. Татар халык җырларын җыйнаучы фольклорчылар (Илбарис Надиров, Җәүдәт Фәйзи) аның бер үк көйгә җырлана торган, ләкин сүзләрендә аерма булган текстларын 1950-еллардан башлап Чаллы (хәзерге Тукай) районы Борды, Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылларында, Магнитогорски яшьләреннән язып ала.

«Рамай» исеме «Рамазан» яисә «Рәхмәтулла» исеменнән кыскартылган булырга мөмкин. Бу алым мишәр татарларында еш очрый, шуңа күрә «Рамай» бәете Чистай тирәсендәге авылларның берсендә чыккан булуы ихтимал.

Җырда бәет жанрының үзенчәлекләре бар: сүзләрнең бер фаҗигале сюжетка корылуы, поэтик чагыштырулар күп булу, хәсрәтле вакыйгаларны үлгән кеше авызыннан сөйләтү алымы, аның Рамайга мөрәҗәгать итүе һ. б. Көендә иске «Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә» бәете интонацияләре очрый. Җыр тарихына кагылышлы риваяте дә бар.

Чулман (Агыйдел) буенда урнашкан авылларның берсендә бер матур кыз Рамай исемле егетне сөя. Әмма мәхәббәтен сиздерергә җөрьәт итми. Сугыш башлану белән Рамай фронтка китә. Кыз кайгысыннан авырый башлый. Берничә елдан Рамайның үлгән хәбәре килә. Авыруга сабышкан кыз, Рамайга багышлап, җырлар чыгара, иптәш кызлары җырны көе белән отып алып, тирә-якка тарата. Кыз үлә. Вакыйганың икенчерәк дәвамы да бар. Анда Рамайның сугыштан исән, ләкин аннан бер шәфкать туташына өйләнеп кайтуы, шул кайгыдан кызның авырып үлүе турында сөйләнә.

Җырчылардан Зөләйха Хисмәтуллина, Фән Вәлиәхмәтов, Светлана Хәкимова[калыпны мәкаләдән алып куярга], Гүзәл Уразова, Ранис Габбазов һ. б. репертуарында урын алган.

Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.
Тынга калды урман буйлары ла, Рамай,
Чишмәләр дә акмый тыңлады.

Агыйделкәй алкын, суы салкын, Рамай,
Салкын диеп керми калмадым.
Сөйдем сине, бәгърем, чын күңелдән, Рамай,
Аңлашырлык сүзләр тапмадым.

Китәм инде, иркәм, мин еракка, Рамай,
Сөйгән ярым, синнән аерылып.
Мине сагынганда бер карарсың, Рамай,
Киткән юлларыма каерылып.

Сәхрәләргә чыгып бер сызгырдың, Рамай,
Чапкан печәннәрем кипсен дип.
Безгә кемнәр теләк теләде икән, Рамай,
Гомерләре аеры үтсен дип.

Йөрәк ярсуыңны баса алмыйча, Рамай,
Тыңларсыңмы, җырлар ла җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Рамай,
Зәңгәр таудан яулык ла болгармын.

Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.
Тын калдылар урман буйлары ла, Рамай,
Чишмәләр дә акмый тыңлады.

Чигелгән дә сөлге матур була, Рамай,
Сабан туйларында эләргә.
Минем теләкләрем якты иде, Рамай,
Бергә яшәп, бергә үләргә.

Нигә шулай кача икән балык,
Агыйделдә яткан ак таштан?
Синең гыйшык утларыңда янып, Рамай,
Салкын гүргә кердем яшь баштан.

Китәм инде, бәгърем, дөньялыктан, Рамай,
Ай, каласың, бәгърем, аерылып,
Гел карамасаң да бер карарсың, Рамай,
Каберем өсләренә каерылып.

Сугышлардан кайткан ялгыз атны, Рамай,
Ак каенга бәйләп куйсыннар.
Дөньялыкта, бәгърем, каушалмадык, Рамай,
Каберебез бергә булсыннар.


  1. Илбарис Надиров. Татар халык җырлары. К.: ТКН, 1965, 387нче бит.
  2. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. К.: ТКН, 1987, 120-123нче битләр.