Рамакиен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамакиен latin yazuında])
Бангкокта, Ват Пһра Каэвта “Рамакиен”нан сәхнә, Хануман арбасында.
Зымырыт Будда Гыйбадәтханәсендә фреска өлеше

(Transl:th:Рамакиен) (lang-th:รามเกียรติ์), (RTGS:Раммакиан), (IPA-th:rāːm.mā.kīa̯n:pron); туры мәгънәдә "Рама Даны"; кайвакыт шулай ук Рамакиан (Transl:th:Ramakian) дип әйтелә Таиландның милли эпосларның берсе,[1] Буддачылык Дасаратһа Джатакадан алынган.[2][3] Рамакиен Таи әдәби канунының әһәмиятле өлеше булып тора. "Патша Рама VI Таиландта Рамакиенның чыганакларының эзләрен эзләп һәм Санскрит Вальмики Рамаянасы белән чагыштырып Рамаяна өйрәнүләренә беренче булып нур сипкән кеше булган. Ул Рамакиенга Буддист Дашаратһа Джатакасына нигезләнгән төп хикәягә өстәп өч чыганак йогынты ясаганын тапкан: Вальмикиның Рамаянасы, Вишну Пурана, Хануман Натака".[4] Эпосның берничә юрамалары 1767 елда Айюттһайя җимерелүе вакытында югалган булган. Хәзерге вакытта өч юрама бар, шуларның берсе Патша Рама I карамагында әзерләнгән булган. Аларның улы, Рама II, Хон театры өчен әтисенең юрамасының кайбер өлешләрен үзгәртеп язган. Эш Таи әдәбиятына, сәнгатенә һәм тамашасына (хон һәм нанг пьесалары аннан алынган булган). Төп сюжет Дасаратһа Джаткадагысына охшаш булса да, кайбер хикәяләрдә аермалар һаман да өстенлек итә. Кайбер башка аспектлар Таи текстына күчерелгән булган, мәсәлән, киемнәр, сугыш кораллары, топография һәм табигать элементлары, алар Таи стилендә кебек тасвирланган. Таиланд Тһеравада Буддачылык җәмгыяте булып танылып, Рамакиенда булмаган Буддачылык тарихы Таи риваятьләрен барлыкка килү мифы белән тәэмин итәргә, һәм шулай ук Таи анимизмыннан алынган ышануларын тулындырырга тәэмин итәргә хезмәт итә. Рамакиенның рәсем рәвешле чагылышы Бангкокның Зымырыт Будда Гыйбадәтханәсендә күрсәтелә һәм сыннарның күбесе аннан персонажларны сурәтли.

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дасаратһа Джатака кергән Джатакалар Көньяк-Көнчыгыш Азиягә Кхмер патшалыклары белән (мәсәлән Һиндлеләрнең якын уртак икътисади һәм мәдәни бәйләнешләре булган Фунань, Ангкор) һәм Шривиджайя) белән эш иткән Буддачылык миссионерлары, Һиндле сәүдәгәрләре һәм галимнәре белән килгән.[5] Беренче меңьеллык ахырында эпосны Таи халкы кабул иткән. Рамакиен (Рамкерти дип языла), (Таи телендә:รามเกียรติ์), әмма Рамакиен дип укыла. Иртә Сукһотһаи патшалыгының 13-енче гасыр белән даталанган борынгы язмаларында Джатака риваятьләреннән хикәяләр бар. Риваятьләрнең тарихы күләгә театрында (Таи телендә: หนัง, Nang), марионетка күләгә тамашасында Индонезиядән кабул ителгән стильдә, персонажлары якында торган экранга күләгә төшергән итеп кул белән хәрәкәтләнә торган күн курчаклар итеп һәм тамашачылар башка яктан караган итеп риваятьләрдә сөйләнгән булган. Риваятьләрнең Таи юрамасы беренче мәртәбә 18-енче гасырда Сукһотай хөкүмәте беткәннән соң Айюттһайя патшалыгы Айюттһайя патшалыгы вакытында язып куелган булган. Шулай да, күпчелек юрамалар Айюттһайя шәһәре Бирма армияләре (хәзерге Мьянма) тарафыннан 1767 елда тар-мар ителгәндә югалган булган. Хәзер танылган юрама Сиам Патшалыгында хәзер дә Таиланд тәхетен тәэмин иткән Чакри династиясенең Рама I (1726–1809) карамагы астында җыелган булган. 1799 һәм 1807 ел арасында Рама I яхшы мәгълүм булган юраманы күзәтеп торган һәм хәтта өлеш керткән. Шулай ук Рама I хөкем вакытында астында Бангкокта Таи Бөек Сараенда төзелеш башланган, аңа Ват Пһра Каэв нигезләре, Зымырыт Будда Гыйбадәтханәсе керә. Ват Пһра Каэв стеналары юмарт итеп Рамакиеннан алынган хикәяләрне чагылдыручы рәсемнәр белән бизәлгән. Дәвам итеп Рама II (1766–1824) катлаулы киемнәр һәм битлекләр белән сөйләшми торган Таи тамашачылары тарафыннан башкарылган театр формасы хон пьесасы өчен Рамакиенның әтисе юрамасын адаптацияләгән. Рамакиеннан сөйләүләр сәхнәдән бер яктан хор тарафыннан укылган булган. Бу юрама Рама I тарафыннан җыелганнан бераз аерылып тора, маймыл патшасы Хануманга зуррак роль бирелә, бәхетле ахыр өстәлә. Таи халкына кертелгәннән бирле Рамакиен мәдәниятнең ныклы компоненты булып киткән. Рама I – нең Рамакиены Таи әдәбиятының шедеврларының берсе дип таныла. Ул хәзерге заманда да укыла һәм илнең мәктәпләрендә укытыла. 1989 елда, Сатьяврат Шастри Рамакиенны 25 сарга һәм 14 үлчәмдә 1200 строфа итеп Рамакиртимаһакавьям дип аталган (маһакавья) эпик шигыренә тәрҗемә иткән. Бу эш унбер милли һәм халыкара бүләк откан.[6]

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамакиенның хикәяләре Рамаянаныкына охшаш, гәрчә Айюттһайя топографиясе һәм мәдәниятенә күчерелгән булган, биредә Пһра Нарай аватары (шулай ук Нараяна буларак мәгълүм Вишнуның Таи инкарнациясе) Пһра Рам буларак янә тумыш ала.

Төп персонажлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илаһи мәхлукатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пһра Рамның шурадашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пһра Рамның дошманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыскача эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Текст өч логик өлешкә бүленергә мөмкин: беренчесендә төп персонажларның килеп чыгышлары турында сүз бара, икенчесендә Тһотсаканның егылуын кертеп драматик вакыйгалар сурәтләнә һәм соңгы өлешендә шуннан соң нәрсә булганы тасвирлана.

Беренче Өлеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче өлеш Хираньяк шәйтанын бетергән кабан формасын алган Пһра Нараи хикәясе белән башлана. Моннан соң Тһотсаканның бабаларының килеп чыгышы турында мәгълүмат бара. Рамакиен буенча Пһра Исуан Нонтһок хезмәтчесенә бармагын бриллиантка әйләндереп, шул бармак ишарә иткән кешене юк итәргә мөмкинчелек биргән алкыш бирә. Нонтһок бу куәтне дөрес түгел итеп куллана башлагач, Пһра Нараи Нонтһок алдында Нонтһокның куллары хәрәкәтләрен кабатларга тырышучы биюче сокландыргыч кыз формасын ала. Берьюлы ул бриллиантын үзенә төби дә шундук үлә. Нонтһок соңыннан Тһотсакан буларак янә туа. Аның шулай ук дүрт ир туганы һәм кыз туганы һәм ярым туганнары бар. Тһотсакан беренче мәртәбә җир астында Кала Накһаның кызы Кала Накһага өйләнә һәм шуннан соң Пһра Исуаннан бүләк буларак Нанг Монтһоны ала. Тһотсакан һәм Нанг Монтһоның беренче исеме Ронапак булган улы бар; Индраны җиңгәннән соң ул Интһарачит исемен ала. Шуннан соң текстта симиан персонажлар Пһали һәм Сухрипның килеп чыгышы аңлатыла. Алар Ходан патшасының хатыны Каладан аның Пһра Ин һәм Пһра Атһит белән вәсвәсә кылуыннан туа. Ходам патша аларны күлгә законлыкларын сынар өчен салгач, алар маймылларга әверелә һәм урманга кача. Пһра Исуан Пһалига, аңа аның белән сугышканның яртысын бирүче сихри өч япьле сөңгене бүләк итә. Сухрип аннан соң Дара дигән матур кызны бүләк итеп ала, әмма Пһали аны үзе өчен ала. Соңрак Пһали шулай ук Тһотсаканның хатыны Нанг Монтһоны тота һәм аларның ул Тһотсаканга кайтканчы улы була. Соңыннан Пһали Сухрипны урманга куа һәм ул анда Хануманны очрата. Хануман Пһра Исуан Кала Ачана кызы Саваһаның авызына күк сугыш коралларын куйганнан соң туган дип әйтелә. Башта Хануман Пһали һәм Сухрип белән кала, әмма соңыннан Сухрипка урманда куылуында кушылырга карар кыла. Рамакиенда Пһра Рам буларак мәгълүм Раманың бабалары Патша Тһотсарот аша Пһра Нараига тоташа. Пһра Рам үзе Пһра Нараиның реинкарнациясе һәм аның ир туганнары Пһра Лак, Пһра Пһрот һәм Пһра Сатарут Пһра Нараиның эмблемалары манифестацияләре: еланның, дискның һәм чукмарның. Пһра Рамның хатыны Нанг Сида Пһра Нараи хатыны Лаксаминың реинкарнациясе, әмма ул Ланкада Тһотсаканның кызы буларак туа һәм Чонок патшасы Митһила тарафыннан гаиләсенә кызлыкка алына.

Икенче Өлеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче өлештә хикәянең төп сюжеты була. Пһра Рам һәм Нанг Сида җәядән ату бәйгесенә кадәр беренче караштан бер-берсенә гашыйк булалар. Куччи исемле бөкреле кеше патшабикәне Пһра Рамны куарга сорарга этәрә. Ул урманга Нанг Сида һәм ир туганы Пһра Лак белән яшәргә китә, анда алар матур кыз формасын алган Самманаханы очрата. Ул ике ир туганны вәсвәсә кылырга тели, әмма алар каршы торалар һәм аңа җәза бирәләр. Үч итеп Тһотсакан Нанг Сиданы Ланкада сараена алып китә. Пһра Рам һәм Пһра Лак Хануман, Сухрип һәм Чомпһупһан исемле тагын бер маймылн очрата һәм алардан Нанг Сидага ярдәм итәргә сорый. Хануман Ланкада Нанг Сиданы очраткач, ул аны аңа балдакны һәм яулыкны күрсәтеп һәм Пһра Рам белән беренче очрату серен янә сөйләп таный. Хануман шуннан соң Тһотсакан улы Интһарачит тарафыннан тотыла, әмма Ланкада янгын булганда кача. Пһра Рамга кайтканда, Хануман Ланканы кыйтганы Ланкага тоташтыручы юлны төзергә ярдәм итә һәм Тһотсакан белән сугыш башлана. Күп сугышканнан һәм Тһотсакан шурадашлары хыянәт итү маташуыннан соң Пһра Рамга Тһотсаканны һәм Интһарачитны үтерә һәм Нанг Сиданы азат итә ала. Ул ышанулы икәнен сынар өчен кырыс ут сынавы узганнан соң, Пһра Рам аны үзе белән Аһюттһайяга ала һәм шурадашларына патшалыгының төрле өлешләрен бүләк итә.

Өченче Өлеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нанг Сида Тһотсакан рәсемен ясагач, Пһра Рам Пһра Лакка аны урманга алып китәргә һәм үтерергә куша. Кушканча эшләү урынына ул Пһра Рамга аны Нанг Сида үлгән дип ышандырыр өчен ана болан йөрәген китерә. Урманда, Нанг Сида Вачамарик дигән аскетта сыену таба һәм ул ике угылга тумыш бирә: Пһра Монкутка һәм Пһра Лопһка. Пһра Рам аны кире Айюттһайяга алып китәргә карар кыла, әмма ул баш тарта һәм Җир Асты Дөньясында юкка чыга. Соңыннан, Пһра Исуан Пһра Рамга һәм Нанг Сидага янә бергә булырга мөмкинчелек бирә.[7]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Sanchez, Jane. «History and Thailand Literature» (en).
  2. Majesty in the movements, The Nation (6 September 2018). 2018 елның 5 сентябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-09-05, retrieved 2021-11-20 
  3. Richman, Paul (29 August 1991). Many Ramayanas: The Diversity of a Narrative Tradition in South Asia. ISBN 9780520075894. https://books.google.com/books?id=XkifYfljHP4C&pg=PA59. 
  4. Lipi Ghosh, 2017, India-Thailand Cultural Interactions: Glimpses from the Past to Present, Springer Publishing, pp. 157
  5. The characters | Phralak Phralam.
  6. Sanskrit’s first Jnanpith winner is a 'poet by instinct'
  7. Singaravelu, S. (1982). The Rama story in the Thai cultural tradition. Bangkok: Siam Society.

Шулай ук укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Thai Ramayana (abridged) as written by King Rama I, ISBN 974-7390-18-3
  • The story of Ramakian – From the Mural Paintings along the Galleries of the Temple of the Emerald Buddha, ISBN 974-7588-35-8

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]