Рама Сету (Рамаяна)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рама Сету (Рамаяна) latin yazuında])
Рама Сету төзүен күрсәтүче 19-ынчы гасыр рәсеме

Рамаянада Рама Сету (ингл. Rama's Bridge), шулай ук Нала Сету буларак мәгълүм[1] ул Ланканың ракшаса патшасы Равана урланган Ситаны - Айодхьяның патшасы һәм Вишну аватары Раманың хатынын коткару өчен Ванара армиясе тарафыннан төзелгән күпер. Рама океан Ходае Варунага табына һәм аннан юлны ясауны сорый. Варуна аның алдына чыкмагач, Рама диңгезгә төрле кораллар ата башлый һәм ул кибә башлый. Курыккан Варуна Рамага ялвара. Гәрчә ул юлны бирүдән баш тартса да, ул Рамага чишелеш бирә. Ул Рамага Ходайларның архитекторы - Вишвакарманың улы Нала аның ванара армиясе арасында дип әйтә; Наланың архитектор буларак тәҗрибәсе бар, бу аның илаһи атасы бүләге. Варуна Нала карамагы астында Рамага Ланкага океан аркылы күпер төзергә тәкъдим итә. Кайбер юрамаларда Нила шулай ук бу биремдә ярдәм итә. Ванаралар мәһабәт агачларны аударганнар, һәм кәүсәләрне һәм зур йомры ташларны диңгезгә ташлаганнар. Ванара армиясе 80 милялы (130 км лы) (йөз йоджаналы) күперне биш көндә генә бетерәләр. Рама һәм аның армиясе аның аша узып Ланкага җитәләр, анда алар Равана белән сугышырга әзерләнәләр.[2] The bridge is also known as Nala Setu, the bridge of Nala.[3]

Рамаяна комментарийлары чараны тәфсилләп күрсәтә. Кайбер комментарийларда башка маймыллар гади рәвештә төзү материалын җыйганнар дисәләр, Нала күперне төзүче булса; башкаларда маймыллар аның күрсәтмәләре буенча күперне төзегәннәр дип әйтәләр.[4] Рамаватарамда Нала гына күпернең архитекторы һәм төзүчесе булган дип әйтелә.[5] Рамачаритаманасада Нала һәм аның туганы Нила күперне барлыкка китерәләр.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Nanditha Krishna (1 May 2014). Sacred Animals of India. Penguin Books Limited. p. 246. ISBN 978-81-8475-182-6. https://books.google.com/books?id=DF_af8_547EC&pg=PT246. 
  2. Mani, Vettam (1975). Puranic Encyclopaedia: A Comprehensive Dictionary With Special Reference to the Epic and Puranic Literature. Delhi: Motilal Banarsidass. p. 519. ISBN 0-8426-0822-2. 
  3. * Swami Venkatesananda (1988). The Concise Ramayana of Valmiki. SUNY Press. p. 280. ISBN 978-0-88706-862-1. 
  4. Robert P. Goldman, Sally J. Sutherland Goldman (2009). The Ramayana of Valmiki. Princeton University Press. p. 619. ISBN 978-0-691-06663-9. 
  5. Kamba Ramayana. Penguin Books India. 2002. p. 287. ISBN 978-0-14-302815-4. https://books.google.com/books?id=t3OYeqSZgqYC&pg=PA325. 
  6. Tulasīdāsa (1999). Sri Ramacaritamanasa. Motilal Banarsidass Publ.. p. 582. ISBN 978-81-208-0762-4.