Рамил Төхфәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Төхфәтуллин latin yazuında])
(Рамиль Төхватуллиннын битеннән юнәлтелде)
Рамил Төхфәтуллин
Туган телдә исем Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин
Туган 2 октябрь 1966(1966-10-02) (57 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре режиссер, актер
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Илсөя Җиһангир кызы Төх­фә­тул­ли­на
Балалар кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ТР халык артисты - 2003РФ атказанган артисты - 2023

 Рамил Төхфәтуллин Викиҗыентыкта

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Рамил Төхфәтуллин, Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин (1966 елның 2 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер. Габдулла Тукай премиясе лауреаты (2009), Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2023) артисты.
Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамил Төхфәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Аксубайда туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Төп рольләрдә яшь геройларны уйный. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз», Җаграп — «Гөргөри кияүләре», Рәхимҗан — «Эзләдем сине, бәгърем» (Т.Миңнуллин)
  • Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
  • Акъ егет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим)
  • Алчын — «Xуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
  • Хәлил — «Галиябану» (М.Фәйзи)
  • Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони)
  • Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир)
  • Альфред — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев)
  • Рабачев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский)
  • Норадын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин)
  • Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
  • Ибраһим — «Каениш» (Г.Камал)
  • Карл — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер)
  • Рәшит — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З.Хәким)
  • Рокко — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Зөләйха» фильмының постеры. 2004

Телевидение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2011 — ? — ТНВда «Кара каршы» тапшыруы алып баручысы.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — актриса Илсөя Төхфәтуллина (1967), ТР халык артисты (2016). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]