Рамил Касыймов
| Рамил Касыймов | |
|---|---|
| Туган | 23 февраль 1977 (49 яшь) Глазов, Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
| Яшәгән урын | Мәскәү өлкәсе |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | В. Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогия институты[d] |
| Һөнәре | сценарист |
- Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Касыймов.
Рамил Касыймов (1977 елның 23 феврале,[1] Глазов, Удмуртия) — күренекле сценарист, режиссер, клиплар авторы.[2]
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рамил Касыймов 1977 елның 23 февралендә Удмуртиянең Глазов шәһәрендә татар гаиләсендә туган.[2] Әнисе — Рәйсә Кукмара районына керүче Яңа Чәбия авылыннан. Яңа Чәбиягә кайтып йөргәндә татар телендә сөйләшергә өйрәнгән. Әтисе Нәхыйп — нократ (чүпче) татарларыннан, чыгышы белән Глазов районы Парҗы авылыннан. Бүгенге көндә ата-анасы Татар Парҗысы авылында яши.[2]
Глазов шәһәрендәге 14-нче гимназияне тәмамлый. Аннары Глазов дәүләт педагогия институтында тарих укытучысына укып чыга. 2008 елда Мәскәүгә күченә, шул елдан бирле Россия телевидениесендә («Первый канал», «Россия», «НТВ», «Культура», «Ру. ТВ», «СТС», «Пятница», «Карусель» һәм башкалар) сценарист булып эшли. Шул исәптән "НТВ"дагы «Маска», Ты супер" тапшырулары сценаристы.[3][4]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләдә ике бала үсәләр, апасы бар.[2]
Ике тапкыр өйләнгән. Икенче хатыны — Виктория, блогер, удмурт кызы, уртак балалары — Тимур. Беренче никахтан Асия исемле кызы бар.[2]