Рамил Миндияр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Миндияр latin yazuında])


Рамил Миндияр
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рамил Миндияр улы Багданов

Туу көне

билгесез

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР Чишмә районы Яңа авыл

Эшчәнлек еллары

1979 ―х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, драма актеры

Кораллар

гитара

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Гафури театры
«Агыйдел» ВИА (Прокопьевск)
Кариев театры

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

ramilmindiar

Рамил Миндияр, Рамил Миндияр улы Багданов (СССР, РСФСР, БАССР, Чишмә районы, Яңа авыл) ― җырчы, драма актеры, композитор, автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан АССР Чишмә районы Яңа авылында дүрт балалы колхозчы гаиләсендә туган. Әнисе Закирә Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән. Әтисе Миндияр сугышта катнашкан, сугыштан соң колхоз рәисе, күмәк хуҗалыкның хуҗалык мөдире булып эшләгән, туган районында йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр төзелешендә катнашкан [1]. 1949 елгы абыйсы туган нигездә яши, икенче абыйсы белән апасы вафатлар.

Рамил башлангыч мәктәпне туган авылында алган. 5нче класстан 10нчы класска кадәр Чишмә районы Арыслан авылына йөреп укыган. Училище тәмамлагач, 1971―1973 елларда Хабаровск крае Советская Гавань шәһәрендә флотта хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында укый (педагогы профессор Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймова). Югары уку йортын тәмамлагач, 1979 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный башлый. Гитарада яхшы уйный белүче, матур тавышка ия, төз буйлы чибәр яшь, талантлы артистка тиз арада иҗатында югары баскычка күтәрелүне юрыйлар. Ул Гафури театрында Булат («Зәңгәр шәл», Кәрим Тинчурин), ак офицер («Кызыл паша», Нәҗип Асанбаев), кияү («Баҗалар»), Закир («Кара йөзләр», Мәҗит Гафури) һ. б. рольләрдә уйный. Шул чорда «Кайт, иркәм Сәрвиназ» җырын башкара башлый (Луиза Батыр-Болгари көе, Шаһиморат Зәйни сүзләре, икенче куплетын үзе язган). Әмма театр җитәкчелеге артистның потенциалын бәяләми, һәм 5 ел эшләгәч, ул сәхнәдән дә, беренче гаиләсеннән дә китәргә карар кыла. Ренат Ибраһимов зур масштаблы концертка чакыргач, театрга кире кайтмый.

1987―1989 елларда Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә шахтер булып эшли, бер үк вакытта шәһәрдәге «Агыйдел» ВИА сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елда Рамил Миндияр Татарстанга килә, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында актер булып эшкә урнаша, биредә ике сезон уйный, Шаһиморат Зәйнинең «Уеннан уймак» спектаклендә төп рольне, балалар спектаклендә аю ролен уйный. Эстрадада күп чыгыш ясый, концертларда катнаша, үзен композитор буларак таныта. Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Наил Касыймов, Роберт Әхмәтҗанов, Флера Тарханова, Рифхәт Хисмәтуллин, Әнәс Исхаков, Сәвия Биктимерова, Мостай Кәрим («Юлларым сиңа бара») һ. б. шагыйрьләрнең сүзләренә җырлар иҗат итә.

Билгеле җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кайт, иркәм Сәрвиназ», «Кулларыңны кулдан алма син», «Нинди моң бар синең кузләреңдә», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Язлардан алалмыйм күземне», «Төнбоеклар», «Kар өстендә учак яна», «Кыенсынма» (Марсель Галиев сүзләре, Алмаз Хәмзин көе), «Яшьлегем канатында», «Синдер, татар кешесе», «Су буеннан бер кыз кайта», «Болгарым», «Торналар китә», «Кандаулы тау», «Кышкы романс» (Наҗар Нәҗми сүзләре), «Кышкы учак» һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пенсиягә чыккач, икенче кат өйләнгән. Казанның Салмачы бистәсендә үз йортлары белән яшиләр. Беренче никахыннан туган улы Айдар гаиләсе белән Уфада яши[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]