Рамил Минханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Минханов latin yazuında])
Рамил Минханов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рамил Гаяз улы Минханов

Туу датасы:

23 декабрь 1961(1961-12-23) (62 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Иркутск

Һөнәре:

курчак театры актеры, драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1987 ― х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты - 2000 Татарстанның халык артисты - 2012«Тантана» премиясе«Тантана» премиясе
Дамир Сираҗиев премиясе

Одноклассники

Рамил Минханов, Рамил Гаяз улы Минханов (1961 елның 23 декабре, СССР, РСФСР, Иркутск) ― драма актеры, Әлмәт (1987―2020), Тинчурин (2020 елдан) театрлары артисты, Татарстанның атказанган (2000) һәм халык (2012) артисты. Дамир Сираҗиев исемендәге (2008) һәм «Тантана» (2013, 2015) премияләре лауреаты[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елның 23 декабрендә Иркутскида туган. Әтисе Гаяз, әнисе Лениза (сәүдә өлкәсендә эшләгән) чыгышлары белән Чирмешән ягыннан. Әтисе хәрби оешмада эшләгәнлектән, аларга гаилә белән ерак җирләргә яшәргә күчәргә туры килә: гаилә башта Иркутскидан Монголиянең Дархан(рус.) шәһәренә күченә, аннары Татарстанга, Әлмәткә күченеп кайта. Рамил биредә 16нчы мәктәпне тәмамлаган. Укыганда егет гитарада уйный, җырлый, мәктәп ансамблендә катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт татар театрына шофер булып урнаша.

1983 елда Рамил Минханов Казан театр училищесының курчак театры артистлары әзерләүче төркеменә укырга керә. Училищены тәмамлагач, аны «Әкият» курчак театрына да, Күчмә театрга да, рус Яшьләр театрына да эшкә чакыралар. Әмма күңелгә Әлмәт театры якынрак була. 1987 елда гаилә Әлмәткә кайта, ирле-хатынлы Әлмәт театрында эшлиләр, сәхнәдә бер-бер артлы соклангыч образлар тудыралар. Һәрчак осталыкка омтыла, һәр образга яңалык кертергә тырыша[2].

2020 елдан – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Рус мәктәбендә укыгач, юньләп татарча да белми идем, ипи-тозлык кына... Режиссерыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаевка рәхмәт, ул өйрәтте, аның белән кычкырып татарча китап укый идек
Рамил Минханов
»

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Рольләрдән гел уңдык, һәрчак баш рольләр эләкте. Режиссерлар З. Туишева, К. Вәлиев, И. Хәйруллин, Б. Ибраһимов, Ф. Ибраһимов, Р. Абдуллаев һ.б.ның һәрберсенә бик рәхмәтле без
Рамил Минханов
»
Әлмәт театрында
Тинчурин театрында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны ― Сәкинә Габдрахман кызы Минханова, драма актрисасы, Татарстанның халык артисты (2010). 1982 елда өйләнешкәннәр. Уллары Айвар, киленнәре Эльмира (Яһудина); Айрат.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]