Рамил Муллин
Рамил Муллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рамил Хәмзә улы Муллин |
Туган | 10 май 1974 (46 яшь) ТАССР Мөслим районы Мөслим авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | табиб, район башлыгы |
Гыйльми дәрәҗә: | тыйб фәннәре кандидаты[d] |
Рамил Муллин, Рамил Хәмзә улы Муллин (1974 елның 10 мае, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — 2013 елның 13 сентябреннән Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы. Медицина фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1974 елның 10 маенда Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында туган. «Табиб» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (2008), «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2013), Идел буе дәүләт хезмәте академиясен (Сарытау, 2014) тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1996—1998 — Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәре.
1998—2001 — Мөслим районы дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге санитар табибы.
2001—2003 — Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.
2003—2006 — Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге баш табибы.
2006—2010 — Түбән Кама районы башлыгы урынбасары.
2010—-2013 — Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең муниципаль контроль мәсьәләләре буенча урынбасары – административ техник контроль идарәсе башлыгы.
2013 елның 13 сентябреннән — Мөслим муниципаль районы башлыгы.
Эшләгән эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район күләмендә бик күп социаль объектларга ремонт-реконструкция үткәрелә, яңалары төзелә:
- 2014 елда «Туган як» музее яңа бинага күчерелә.
- 2016 елда «Аргамак» ат комплексы сафка баса.
- Район үзәк хастаханәсе ремонт-реконструкция үткәннән соң яңадан ачыла.
- Сарман аграр көллияте филиалы бинасына капиталь ремонт үткәрелә[1].
- 2017 елда Мөслим җәмигъ мәчете төзелеп бетә[2].
- 2017 елда спорт сарае ачыла.
Юлларга асфальт түшәү, аларны яңа технологияләр нигезендә ремонтлау эшләре башкарыла[3]. Ике дистәгә якын мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайчандыр ташландык хәлдә яткан җирләр чистартылып, яңартылып, Пушкин скверы, «Курай» паркы, «Кояшлы Ык» ял итү зоналары төзелде[4].
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рамиль Муллин: «Созидая, мы получаем эффект аккумуляции радости». «Строители Татарстана», 14.09.2015
- Рамил Муллин: «Иң зур теләгем – район халкының тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү». «Казан утлары», 2017 ел, № 8.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Глава муниципального района
- Мөслим районы «Рәсми Татарстан» порталында
- Мөслим районының рәсми мәгълүмат сайты
- Р.Х. Муллин «Чикләрсез татарлар» сайтында
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() | |
---|---|
КПСС район комитетының 1нче сәркатипләре (1931–1991) | Әхмәтшин • Шәрифҗан Фәррахов (1930-1933) • Гайнелхак Баев (1933-1935) • Г.С. Семенов • Рамазан Шакиров (1935-1937) • Хаҗи Галиев (1937-1937) • Хәлил Хәйруллин (1937-1939) • Габдрахман Исмәгыйлев (1938-1941) • Фатыйх Әминов (1941-1943) • Вилдан Биктимеров (1944-1947) • Филимон Сазонов (1947-1948) • Салих Искәндәров (1948-1957) • Мәгъсүм Хөсәенов (1957-1962) • Габделхак Вәлиев (1962-1962) • * • Рәис Хәбибуллин (1965-1985) • Җәүдәт Вәлиуллин (1985-1990) • Гариф Хафизов (1990-1991) |
Район башлыклары (1991 елдан) | Рөстәм Шәрипов (1994-2001) • Ришат Хәбипов (2001-2013) • Рамил Муллин (2013-) |
* —1963-1965 елларда Мөслим районы Сарман районы составында |