Рамил Нотфуллин (1961)
Рамил Нотфуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рамил Рәшит улы Нотфуллин |
Туган | 28 июль 1961 (60 яшь) ТАССР, Балтач районы, Салавыч Сәрдегәне |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | агроном, район башлыгы |
Балалар | улы Айнур |
Бүләк һәм премияләре | ТР фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе (2013). |
Рамил Нотфуллин, Рамил Рәшит улы Нотфуллин (1961 елның 28 июле, ТАССР, Балтач районы, Салавыч Сәрдегәне) — авыл хуҗалыгы эшлеклесе, 2012 елдан Татарстанның Балтач районы башлыгы. ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001). ТР фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе иясе (2013).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1961 елның 28 июлендә Татарстан АССР Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында туган. «Галим-агроном» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган (1983). 1983-1985 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1978 елда Татарстан АССР Балтач районы «Социалистик Татарстан» күмәк хуҗалыгы эшчесе.
1983 елда, армиягә киткәнче, шул ук хуҗалыкта агроном - орлык белгече.
1985-1996 елларда ТАССР (1991 елдан ТР) Балтач районы «Татарстан» күмәк хуҗалыгында терлек азыгы җитештерү цехы башлыгы.
1996-2004 елларда ТР Балтач районы «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе.
2004-2012 елларда ТР Балтач районы ««Татарстан» авыл хуҗалыгы ширкәте» ҖЧҖ рәисе. (соңрак ҖЧҖ белән улы Айнур җитәкчелек итә)[1].
2012 елның 8 ноябреннән ТР Балтач районы башлыгы (ТР Дәүләт Шурасы депутаты - экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы булып сайланган Марат Зарипов урынына)[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2001 ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- 2013 Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстанның Балтач районы рәсми сайты
- Р. Р. Нотфуллин турында «Чикләрсез татарлар» порталында
- Рәсми Татарстан. Шәхесләр белешмәлеге
- Бердәм Россия фиркасе регион бүлеге сайты 2020 елның 8 август көнендә архивланган.
- Денис Зарипов. В Татарстане возбудили дело против главы района. ProKazan.ru, 26.01.2018