Рамил Хәбриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Хәбриев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рамил Хәбриев
Туган 18 май 1953(1953-05-18) (68 яшь)
Кукмара, Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Н. И. Пирогов исемендәге Рәсәй милли тикшеренү медицина университеты[d]
Җефет Талия Хәбриева
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] һәм фармацевтика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Рамил Хәбриев (Рамил Госман улы Хәбриев, 18 май 1953(1953-05-18) (68 яшь), Кукмара, Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — табиб, РФА академигы (2013), ТАССР (ТР) сәламәтлек саклау министры (1989-1994), сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәте җитәкчесе (2004-2007), Русия милли медицина фәнни тикшеренү институтының беренче проректоры (2009-2013), Җәмгыять сәламәтлеге фәнни тикшеренү институты директоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 18 маенда ТАССРның Кукмара районы Таеш авылында туган.

1970 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, С.В. Курашов исемендәге Казан медицина институты студенты була. Рамил Хәбриев укыган елларда ук институтның иҗтимагый тормышында актив катнаша, комсомол комитеты секретаре була. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 1976 елда анда эшли[2] табиб-ординатор, өлкән укытучы, доцент, кече фәнни хезмәткәр, фәнни-тикшеренү бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара [2]. 1989 елдан Хәбриев башта Татарстан Республикасында, аннан соң Россия Федерациясе дәрәҗәсендә җитәкчелек позицияләренә күчә.

1989-1994 елларда-Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау министры[2].

1994 елда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгына күчә[2], 1994 елдан 1997 елга кадәр ул дару чараларын һәм медицина техникасының дәүләт контроле инспекциясе башлыгы булып эшли. 1998-2001 елларда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының дару чаралары һәм медицина техникасы сыйфатын, эффективлыгын, куркынычсызлыгын дәүләт контроле департаментына җитәкчелек итә[3].

2001-2007 елларда Мәскәүдә «Биопрепарат» РАО гендиректоры була.

2004 елда Росздравнадзор җитәкчесе вазыйфасына күчкән һәм аны 2007 елга кадәр биләгән.

2007 елдан 2009 елга кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппаратының социаль үсеш департаменты директоры урынбасары булып эшли.

2009-2013 елларда Н. И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының беренче проректоры була.

2011 елдан 2015 елга кадәр «РУСАДА» Россия допингка каршы агентлыгы генераль директоры булып эшли[4].

2013 елдан башлап «Н. А. Семашко исемендәге Җәмәгать сәламәтлеге илкүләм фәнни-тикшеренү институты» ФДБФУ директоры булып тора[5]. Россия Федерациясе дару сәясәтен фәнни нигезләү һәм алып бару буенча РФА ведомствоара советы рәисе урынбасары.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. У. Хәбриев өйләнгән, ике баласы бар. Хатыны - Талия Ярулла кызы Хәбриева (1958) - галим-хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, РФА академигы.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәбриев 250дән артык фәнни хезмәтләр[2], шул исәптән 18 монография[2], 50дән артык методик һәм уку әсбаплары авторы[2]. Аның тугыз фәнни эше уйлап табулар дәрәҗәсендә башкарылган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәбриевка «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» һәм «Россия Федерациясенең атказанган табибы» дигән мактаулы исемнәр бирелде (2003 ел).

Медальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1976 - "Хезмәт батырлыгы өчен"[2]
  • 2014 - "Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары"[2]

Орденнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2013 - "Ватан алдындагы казанышлары өчен" IV дәрәҗә[2]

Грамоталар һәм премияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2003 - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мактау грамотасы[2]
  • 2008 - фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе[2]
  • 2016 - Россия Федерациясе Президентының рәхмәте

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]