Рамил Хәкимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Хәкимов latin yazuında])
Рамил Хәкимов
Рәмил Хәкимов

Рамил Хәкимов
Тугач бирелгән исеме: Рамил Гарәф улы Хәкимов
Туу датасы: 13 июнь 1932(1932-06-13)
Туу урыны: Уфа
Үлем датасы: 29 июнь 1996(1996-06-29) (64 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1963-1996
Юнәлеш: поэзия, публицистика,тәрҗемә
Жанр: поэма, шигырь, очерк
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Сердце на ладони» (1963)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1976)

Рамил Хәкимов (Рамил Гарәф улы Хәкимов, баш. Рәмил Ғараф улы Хәкимов ) – рус телендә иҗат иткән Башкортстан язучысы. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1976).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 13 июнендә Уфада туган. 11-санлы урта мәктәпне, Уфа педагогия институтын тәмамлаган (1954). 1954-1960 елларда «Советская Башкирия», «Ленинец» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Заманга тугърылык» (1982)(рус.)
«Биредә Азия Европа белән очраша» (1967)(рус.)

Беренче китабы – «Йөрәк уч төбендә» (Сердце на ладони) (1963, (рус.)) шигырь һәм поэмалар җыентыгы. «Галәм һәм башаклар авазы» (Голос Космоса и Колосьев) (1969), «Үзеңә барып җитү» (Достать до себя) (1974), «Заманга тугърылык» (1982) һ.б. шигырь җыентыклары басылган.

  • Очерк һәм публицистика өлкәсендә аеруча уңышлы эшләп килә. Аның мөһим проблемалар күтәргән очерклары Мәскәүдә «Правда», «Комсомольская правда» газеталарында, «Дружба народов», «Огонёк» журналларында басылган. «Башкирия турында китап» (Книга о Башкирии) (М.,1964), «Биредә Азия Европа белән очраша» (Здесь Азия встречается с Европой) (1967), «Ун тост-Гөрҗистан хөрмәтенә» (1969), «Күпер» (Мост) (М., 1973), «Азәрбайҗан салават күпере» (Радуга Азербайджана) (Бакы, 1974), «Җиде юл чатында» (На семи дорогах) (М., 1974), «Сабантуй» (М., 1975), «Шатлыклы төбәк» (Радостный край) (1975) һ.б. очерк китаплары нәшер ителгән.[1]
  • Күп мәртәбә очерклары белән «Дружба народов», «Огонёк» журналлары, «Комсомольская правда» газетасының еллык лауреаты булды.
  • Тәрҗемә өлкәсендә эшли. Фәрит Исәнгуловның «Батырлар утравы» повестен (1967), Динис Исламовның «Мәскәү юлы» романын (1968), Баязит Бикбай, Мостай Кәрим, Хәким Гыйләҗев, Кәтибә Кинҗәбулатова, Рәшит Нигъмәти, Муса Галинең аерым әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп бастыра.[2]
  • Кино, радио, телевидение өчен сценарийлар яза. «Дала батыры» (Степной батыр), «Исәнме, Уфа!» (Здравствуй, Уфа!), «Үзгәргән төбәк» (Преображенный край) телефильмнары киң билгеле.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1964)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. М. Кәрим. Йөрәк уч төбендә. В мире книг, 1963, № 8.(рус.)

2. Г. Рамазанов. Туган җир турында җылы сүз. Литературная Россия, 1966, № 27.(рус.)

3. Р. Әмиров. Сөюнең даимилеге. Урал, 1977, № 5.(рус.)

4. С. Сафуанов. Хәкимов Рамил (китапта: С.Г. Сафуанов. Башкортостан: краткая энциклопедия), Уфа, 1996.(рус.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Истоки газетасында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-21 
  2. Уфа-гид сайтында