Ранис Газизов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ранис Газизов latin yazuında])
Ранис Газизов
Туган телдә исем Ранис Рәхимҗан улы Газизов
Туган 27 май 1959(1959-05-27)
ТАССР, Буа районы, Кыр Тәүгелдесе авылы
Үлгән 2 ноябрь 2020(2020-11-02) (61 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре журналист
Җефет Нурания Газизова
Бүләк һәм премияләре ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

 Ранис Газизов Викиҗыентыкта

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ранис Рәхимҗан улы Газизов (1959-2020) - «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист һәм нашир. 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Комсомол оешмасы секретаре булып башлаган хезмәт юлын журналистикада дәвам итә. Буа районының “Байрак”  гәзитендә мөхәррир урынбасары; Буа район газетасында эшләп ала. Аннары эшчәнлеген Казанда — «Татарстан» журналында, «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә. Ул татар матбугатын күтәргән кеше. Булачак журналистларга осталык дәресе биргән, тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

Ранис Газизовның хатыны - Нурания Газизова. Алар «Юлдаш» газетасын бергәләп чыгара башлый, гаилә бизнесы иткәндә иң якын ярдәмчесе була.Нурания һәм Ранис Газизовлар «Юлдаш» газетасын 1992 елда  ачып җибәрәләр. Алар бер кабинетта кара-каршы утырып, газета чыгара башлый. Ранис һәм Нурания исемнәрен берләштереп, «Раннур» нәшрияты ачалар. Аннары «Идел-Пресс» бинасының 11 нче катында берничә кабинет алып, эшне зурайта башлыйлар. Соңрак алар Җиңү паркы ягынадагы офислар үзәгендә урнашып эшләгәннәр.

Ранис Газизов Коръән чыгара. «Татар халык мөнәҗәтләре», «Татар халык бәетләре», «Татар халык әкияләре» китапларын чыгара. Ул  аларны кыйммәтле итеп, затлы итеп чыгара Сүзлекләргә ихтыяҗ зур вакытта сүзлекләр чыгара. Гомәр Саттаровның «Исемнәр исемлеге» китабы да аның нәшриятында кат-кат басылды. «Татар исемнәре ни сөйли?» китабы 50 мең данә тираж белән басылган.

2006 елдан «Гаилә Учагы» журналын нәшир итте.“Казанхимтөзелеш” трестының “Төзүче” гәзите хәбәрчесе була.

Календарьләр, китаплар бастырган.Шул хезмәтләре арасында бик күп дога китаплары, Коръән бар. 2020 елның 2 ноябрендә Ранис Газизов СOVID-19 чиреннән үлгән. «Курган» зиратына җирләнде.

Мактаулы исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше -Нурания Газизова, ике улы.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://intertat.tatar/news/culture/03-11-2020/ranis-gazizovny-so-gy-yulga-ozattyk-ul-tatar-matbugatyn-k-t-rg-n-keshe-5783271

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]