Эчтәлеккә күчү

Рантамак мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рантамак мәчете latin yazuında])
Мәчет
Рантамак мәчете
«Мирзанур»
ИлРоссия
авыл423359 Татарстан, Сарман районы, Рантамак, Вахитов ур.
КоординатларыN 55° 12' 0" E 52° 52' 48"
ДинИслам
МәхәлләТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карыйсөнни / хәнәфи
Бина төреманарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән2005
Төзелеш еллары20052006 еллар
Төп даталар:
2006 (ачылу)
Халәтегамәлдә

Рантамак мәчете, «Мирзанур» мәчете (рус. Мечеть «Мирзанур» в деревне Рантамак Сармановского района) ― Татарстанның Сарман районы Рангазар авыл җирлегенә[d] караучы[1] Рантамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Авыл 1748 елдан Токмәт авылы буларак билгеле. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда шулай ук Рангазар-Тамак дип тә телгә алына[2].

1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязенең Әлмәтмулла волостена кергән Рантамакта XX гасыр башында мәчет, мәктәп булган[2].

1932 елның 23 апрелендә авылның мөтәвәллие[3] Җәлил (Җәмил?) Маннанов (1881 елда Рантамакта туган, 4 бала атасы) кулга алынган һәм шул елның 5 июнендә «колхозга каршы агитация, ашлык хәзерләүгә каршы төшүдә» гаепләнеп, 3 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелгән. 1990 елда акланган[4].

Авылда 1870 елда 156 кеше (татарлар), 2002 елда 184[5], 2010 елда 213 кеше яшәгән.

50-60 кеше сыйдырышлы мәчет бер катлы, манарасы түбәсендә урнашкан. Бина мичкә утын ягып җылытыла, тәһарәтханәсе бар[4].

Ачылганнан бирле (2006 елдан) имам вазыйфасын Мирзанур хәзрәт Сәлимов алып бара[4].

  1. Рангазар. О поселении. sarmanovo.tatarstan.ru
  2. 1 2 Рантамак. 2022 елның 17 апрель көнендә архивланган Институт Татарской Энциклопедии
  3. Мөтәвәлли ― гарәп. متولي ― «кайгыртучы», эш башкаручы, идарәче. бу сүз белән мөселманнар үзләренең дини берләшмәләрен оештыручыларны атыйлар
  4. 1 2 3 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 86нчы бит
  5. Коряков Ю.Б.. База данных "Этно-языковой состав населённых пунктов России".
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.