Расих Ханнанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Расих Ханнанов latin yazuında])
Расих Ханнанов

Тугач бирелгән исеме: Расих Нургали улы Ханнанов
Туу датасы: 28 октябрь 1931(1931-10-28)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Кырмыскалы районы, Кырмыскалы
Үлем датасы: 28 сентябрь 2020(2020-09-28) (88 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Иҗат итү еллары: 1963—2020
Юнәлеш: проза, поэзия, публицистика
Жанр: роман, повесть, шигырь, пьеса
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Яшьлек канатлары», 1970
Премияләр: Шәһит Ходайбирдин премиясе
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия
БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Расих Ханнанов, Расих Нургали улы Ханнанов (1931 елның 28 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Кырмыскалы районы, Кырмыскалы2020 елның 28 сентябре, РФ, БР, Уфа) — язучы һәм журналист, «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире (1992—1994 елларда), 1957 елдан ССРБ Журналистлар, 1974 елдан Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкорстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре.(1981), Шәһит Ходайбирдин (1994) һәм Әнгам Атнабаев (2005) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 28 октябрендә БАССР Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында крестьян гаиләсендә туган. Стәрлетамакта мәдәни-агарту укуханәсенең режиссерлык бүлеген (1958), Мәскәүдә КПСС ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбенең журналистика факультетын (1969) тәмамлаган. 1951—1956 елларда Тын океан флотында хәрби хезмәтен үтәгән [1].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949—1951 елларда Кырмыскалы районы мәдәният йортында киномеханик булып эшли.

1957 елдан Кырмыскалы районы газетында («Колхоз юлы», 1959 елдан «Хезмәт даны», 2007 елдан «Үзән») эшли башлый.

1962 елдан — Уфада, татар телендә нәшер ителүче «Кызыл таң» республика газетасында: әдәби хезмәткәр, үз хәбәрче, баш мөхәррир урынбасары, 1992—1994 елларда газетаның баш мөхәррире.

«Мәслихәт» башкорт-татар дуслыгы җәмгыятен оештыруда катнаша.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Минем әнкәй гөл ярата иде»

Минем әнкәй гөл ярата иде,
Матур иде аның күңеле.
Тормыш тәрәзләрен бизәп торды,
Күңел нуры булып, һәр гөле.

Сагынып кайтып урамнардан узам,
Җаннарыма монда дәва бар.
Гөлләр миңа һәр өй тәрәзеннөн
Әнкәй күзе белән багалар.

Минем әнкәй гөл ярата иде,
Эшкә оста иде куллары.
Өй сылаган ап-ак балчыкларда
Уелып калган бармак сырлары.

Минем әнкәй гөл ярата иде,
Изге иде аның күңеле.
Безнең йөрәкләргә күчеп калды
Чәчкә атар өчен һәр гөле.
Расих Ханнанов

Роман, хикәя, мәсәл, нәсер, парча, робагый жанрларында иҗат иткән. Утыздан артык китап авторы. «Яшьлек канатлары» (1970), «Диңгез карлыгачы», «Юл буенда күк чәчәк», «Күңел нуры», «Көтегез мине, тирәкләрем!», «Хатынга бүләк» (1985) һ. б. китап-җыентыклары нәшер ителгән. Балалар өчен дә әсәрләр язган: «Кыр казлары киткәндә» (1975), «Әйтем юкка әйтелми» (1978).

«Юл буенда күк чәчәк» (1986), «Тәмугъ казаны» (2001), «Утлы күкрәү» (2006) романнарын эченә алган трилогиясендә хәзерге заманның әхлак проблемалары күтәрелә[2].

Үзгәртеп кору еллары проблемаларына багышланган «Яшенле болытлар» романы, дин һәм рух турында публицистик «Кемгә ышанырга» дигән китаплары бар.

1950-еллардан публицистика, шигърият, драматургия өлкәләрендә бертигез актив эшли. Райондашы генерал Миңлегали Шайморатов турында документаль материаллар әзерләп бастыра.

Егермедән артык пьеса авторы, аларны Башкортстан, Татарстан, Кыргызстан, Үзбәкстан дәүләт театрлары сәхнәгә куйган. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Имансызлар» драмасын репертуарына алган. Рим Хәсәнов белән берлектә Сибай театры («Гөлләр чәчәк атканда» музыкаль комедиясе һәм «Алтын беләзек» трагедиясе) һәм халык театрлары репертуарына кергән музыкаль комедияләр иҗат иткән. Ярлы Кәримгә багышланган «Шагыйрь мәхәббәте» драмасы бар. Пьесалары «Әллә язмыш, әллә каргыш» (2002) китабына кертелгән.

Композиторлар Хөсәен Әхмәтов, Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов, Айрат Кобагышов, Салават Низаметдинов, Әбрар Габдерахманов, Мәсгут Имашев, Әкрам Даутов һ. б. аның сүзләренә 200 дән артык җыр иҗат иткән. «Ялгыз аккош күлләрдә» (1988, Рим Хәсәнов көе, Зөһрә Шәрифуллина башкаруында), «Минем әнкәй гөл ярата иде» җырлары Татарстанда «Елның иң яхшы җыры» исеменә лаек була[3]. «Әткәй» җырын Алсу татар телендә башкара. Җырны үзенең татар телендәге беренче альбомына керткән. Җырларын Хәйдәр Бигичев, Гомәр Әбделмәнов, Илфак Смаков, Мәгафүр Хисмәтуллин, Радик Гәрәев, Зәки Мәхмүтов, Салават Фәтхетдинов, Флюра Килдиярова, Нәзифә Кадыйрова һәм башкалар башкарган.

2020 елның 28 сентябрендә 89 яшендә Уфада вафат. Туган авылы Кырмыскалыда җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]