Расих Әхмәтвәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Расих Әхмәтвәлиев latin yazuında])
Расих Әхмәтвәлиев
Туган 27 декабрь 1956(1956-12-27) (67 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре рәссам

Әхмәтвәлиев Расих Хасип улы (27 декабрь 1956 ел) — рәссам. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2010). 1992 елдан РФ Рәссамнар берлеге (1992), Maison des Artistes (France, 2002) әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Расих Хасип улы Әхмәтвәлиев 1956 елның 27 декабрендә Башкорт АССРның Чишмә районы Бәкәй авылында дөньяга килә

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуын Уфа музыка-педагогия училищесының художество-графика факультетында дәвам итә. Училищены тәмамлагач, 1976 елда Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә.

1981 елда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының художество-графика факультетын тәмамлый.

«Инйәр» иҗади төркеме әгъзасы (1989-1993), 1992 елдан алып РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, 1990 елдан алып «Чыңгызхан» иҗади берлек әгъзасы.

1991 елда Америка Кушма Штатларында эшли.

2002-2008 елда Франциядә яши һәм эшли (Онфлер,Париж калаларында), ул анда Bartoux галереясы белән хезмәттәшлек итә, 2009 елда — Visio dell'Arte, Paris галереясы белән Франциянең "Көзге салон", Карузель Де-Лувр париж күргәзмәләрендә катнаша. Париж, Онфлер, Сan-Поль Ванс, Межев, Куршавель калаларының Роберт Барто галереяларында даими экспозицияләре бар.

Кубист техникасында эшли, үз эшләренең стилен фигуратив сәнгать дип исәпли. Сынлы сәнгатенең төп темасы — хатын-кыз матурлыгы, кыю җайдак образы.

Рәссамның картиналары Третьяков дәүләт галереясында, М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Новосибирск дәүләт сәнгать музеенда, Тулуз Лотрек музеенда (Париж, Франция), Лондон сәнгать академиясендә (Англия), «Казан» Милли мәдәният үзәгендә (Казан), «Мирас» галереясында (Уфа), «Academia» сәнгать галереясында (Уфа), ГНИ «Урал» МК һәм НП БР (Уфа) саклана.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ню» (2001), «Җәйге җил» (1997), «Чәчкә исе» (De fleur Parfum) (2002), «Les transparantes cavaliers» (2008) һ. б.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1983 елдан алып күргәзмәләрдә катнаша. Республика һәм бөтенсоюз сәнгать күргәзмәләре катнашучысы.

Шәхси күргәзмәсе Франциядә «Сант-Катерин» галереясында үтә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2010)
  • «Туран» бәйсез мәдәният фондының Беренче Халыкара бәйсез мәдәният премиясе лауреаты (Казан)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]