Расыйх Шаһаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Расыйх Шаһаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Расыйх Шаһаев
Туган 5 март 1955(1955-03-05) (64 яшь)
Олы Тархан, Тәтеш районы, Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ
Яшәгән урын Олы Тархан
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Һөнәре укытучы, мәктәп директоры
Эш бирүче мәктәп[d]

Расыйх Шаһаевның биографиясе.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Расых Интал улы Шаһаев 1955 елның 5 мартында Татарстанның Тәтеш районы Олы Тархан авылында туа. 1962 елда 1 сыйныфка укырга керә. Беренче укытучысы Сайфиева Рәхия Гәрәй кызы аңарда тырышлык һәм һәр нәрсәгә иҗади караш чаткыларын сизә. Ул җырлый, бии, кызык хикәяләр сөйли. Рәсих Интал улы сәхнәдә үзен иркен тота, рольләрне яратып башкара. 7 нче сыйныфта “Артекта” ял итә. Ундүрт яшендә беренче шигырьләрен район газетасына җибәрә. Алар ”Авангард”та басылып чыккач, чиксез шатлана, шуннан: “Күңелем шигырь дөньсына тартыла башлады, хисләрем чәчәк атып, шигъри җимешләр биргәлиләр. Вакытым булганда күңелемне ял иттереп, шигырьләр язгалыйм. Һәрбер шигырем тормыш турындагы уй-фикерләрем, хисләремне эченә алган. Алар аша мин кешеләр белән сөйләшәм” - ди. [1] 1973-1975 елларда Германиядә хәрби хезмәт үтә, взвод командиры урынбасары була, хәзер запаста өлкән лейтенант. Укытучы буларак, 1972 елда Киртәле авылында башлангыч сыйныфларда эшли башлый. Бүгенге көндә ул – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, абруйлы директор. Расых Интал улы хатыны Әлфия Шәйхи кызы белән бер кыз һәм ике ул тәрбияли. Кызы Алинә әнисе кебек табиб була. Ул - медицина фәннәре кандидаты, бөер авыруларын дәвалый. Олы улы Камил КФУның юрфагын бетергән, кече улы Рөстәм – экономист.

Расыйх Шаһаевның лаеклы бүләкләре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

   «Чын әдип сәясәтче булырга тиеш»,- ди Роберт Миңнуллин.  Расых Шаһаев  халык, бигрәк тә балалар, яшүсмерләр арасында татар халкының туган телен саклап калу кебек мөһим мәсьәләләрне күтәреп, аларны милли тарих һәм халык язмышы таләп иткәнчә хәл итүдә җаваплы урыннарның берсен алып тора. Һәм бу игелекле, халыкка бик тә кирәк эшләрне башкаруда ул әле хәзер дә армый-талмый эшләп килә. Расых ШаҺаев – чын мәгънәсендә үз халкын танытучы шәхес. 1977 нче елда Олы Тарханда радиотапшырулар чыгарыла башлый. Аларны күрше авылларда да көтеп торалар. Тапшыруларны Расых Интал улы оештыра: режисер, сценарист, алып баручы, аппаратура белән эшләүче дә үзе була. Монда авыл тормышы яктыртыла, хезмәт алдынгылары белән интервьюлар үткәрелә, үзешчәннәр концерты оештырыла һәм, халыкта мәгърифәт чаткылары уяту йөзеннән, докладлар укыла. Ул комсомол булганда ук туган авылы яшьләре белән пьессалар куеп, концертлар әзерләп, район авылларында чыгышлар ясый. Алар Казан сәхнәләрендә дә булгалыйлар. Бу эш халыкны ял иттерү һәм әхлакый темаларга әңгәмәләр үткәрү өчен башкарыла. 1980-1983 нче елларда Тәтеш районы комсомол комитетының беренче секретаре вазыйфасын башкара. Егерменче гасырның 80 нче еллары ахырында Олы Тархан авыл китапханәсе каршында “Тормыш пульcы” исеме астында иҗтимагый-сәяси берләшмә эшли башлый. Аның башында да Расых абый Шаһаев була. Ул яшь буынның сәяси, хокукый культурасын үстерүгә зур игътибар бирә, кичәләр оештыра. Бу берләшмә эше республика күләмендә хуплана. Шул елларда Олы Тарханда “Авыл кичләре” фольклор коллективы да пәйда була. Җитәкчеләре Шаһаев Р.И. белән балалар иҗатының республика конкурсында яшь артистлар беренче урынны яулыйлар. 90 нчы елларда халык арасында “Авылыбызның йөзек кашлары” кичәләр циклы бик популяр була. Авылыбызның хезмәт алдынгылары, иҗади шәхесләре, танылган кешеләре белән очрашуга халык мәдәният йортын шыгырып тутыра. Бу эшне дә Расых абый оештыра.  Ул халык педагогикасы белән кызыксына, аны өйрәнә. Республика күләмендә үткәрелгән педагогик укуларда аның доклады беренче урынны ала. Тәтеш педагогия училищесы студентлары Расых Шагаев хезмәтләре нигезендә фәнни-гамәли конференцияләрдә байтак җиңү яулыйлар. “Халык әйтсә, хак әйтә” дигән кулъязма китабында Расых абыйның кешедә, шәхестә тәрбияләнергә тиешле , халык арасында әхлакый кыйммәткә әверелгән сыйфатлар турында язылган. Расых абый һәр елны диярлек авыл Сабан туйлары программатарын төзи, бәйрәмне оештыруда булыша һәм алып бара. 2000 нче елларда авыл китапханәсендә әдәбият сөючеләр түгәрәге эшли. “Илһам” түгәрәген Фәткуллина Г.Н. җитәкли, Расых абый кичәләрнең үзәгендә тора. Мәктәбебездә ул “Малая Третьяковка” дигән галерея ачты. Анда авылыбыз рәссамнары эшләре урнаштырылды. Расых Шагаев мәктәп укучылары һәм авыл халкын күренекле язучылар, шагыйрьләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре белән таныштыра, очрашулар оештыра. Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар, ул гаделлек өчен көрәшә. Авыл советы депутаты буларак авыл эченә асфальт юл салдыру, балалар бакчасын яңа бинага күчерү, яңа мәдәният йорты салдыру өчен күп көч куя һәм максатына ирешә.

Расыйх Шаһаев сценада.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Расых Интал улы авылыбыз һәм районыбызның иҗади шәхесләрен “үстерүгә” дә зур өлеш керткән. Җырга сәләтле яшьләрнең кичәләрен оештырган. Шулар арасында Гөлнара Габайдуллина, Илсөяр Камбеева, Идея Султанова, Рәзидә Чумарина, Гөлфинә Абдрахманова, Рәзидә Махановаларның чыгышларын авылдашларыбыз көтеп ала. Расых абый – 50 ләп җыр авторы. Ул башкалабыз артистларын да авылыбызга чакыра. Алар арасында Татарстанның халык артистлары: Бәширә Насырова [2] , Рәзидә Төхвәтуллина, Рәшит Сабиров, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева; Татарстанның атказанган артистлары: Резедә Шәрәфиева, якташларыбыз - Алсу Ибраһимова һәм Руслан Дәминов. 2000-2015 нче елларда Татарстан Республикасының милли китапханәсе директоры Камбеев Наил Әкрам улы, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ибятов Мөхәррәм Мәнсур улы , Илдус хәзрәт Фәиз , ТАССРның атказанган артисты Руслан Дәминов белән тыгыз элемтәдә тора. Яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү һә олы буын кешеләрен ихтирам итү максатыннан чыгып, һәр елны 8 нче майда мәдәният йортында Әбиләр көне оештыра. Монда кайнар чәй эчү, оныкларның әбиләренә багышлаган фотосурәтләре һәм иншалары белән танышу, концерт карау һәм биешү була.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]