Рату

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рату latin yazuında])

РатуЗәрдөштлек диненең яклаучысы яки сакчысы, Ахура Мазданың сайлаганы. Зәрдөштлек иерарихиясендә рату мобедан мобедтан югарырак тора. Рату үзенең статусын ут белән сынау узу аша (ордалия) исбатлый. Рату дини тәгълимат сорауларында ялганны хакыйкатьтән аера һәм гөнаһ кылмаучы дип санала.
Атәшпәрәстләр инануы буенча җирдә соңгы рату булып Шапур II хөкеме вакытында Зәрдөштлек каһине Адарбад Меһраспанд улы (Пәһләви телендә: adurbad i maraspandan) булган. Адарбад берничә хөкем һәм сынау аша узган, аларның берсе вакытында аның күкрәгенә эретелгән бакыр коелган булган. Адарбад Мехраспанд улы «Авеста»ның торгызылуы һәм кодификациясен тәмамлаган һәм еретиклар һәм ялган остазлар өстеннән хөкем башкарган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]